1 октябрьдән Балык Бистәсе районында “Җәяүле” профилактик чарасы бара
1 октябрьдән Татарстанда "Җәяүле" профилактик чарасы игълан ителде. Узган 8 айда республикада юл-транспорт фаҗигаләрендә 98 җәяүле һәлак булган.
Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 корбанга артыграк. Шунысы игътибарга лаек. Аларның 70 проценты, нигездә, үз гаепләре белән көпчәк астына эләккәннәр.
-Безнең районда җәяүлеләр катнашында 5 авария теркәлде. Аларда ике кеше һәлак булды, өч кеше, шул исәптән, алты яшьлек бала тән җәрәхәтләре алдылар. Бу фаҗигаләрнең күбесендә юлны, урамны тиешсез урында чыгучы, исерек җәяүлеләр үзләре гаепле. Шул ук вакытта куркынычсыз тизлекне сакламаган, ә бер очракта руль артына исерек хәлдә утырган автомобильчеләрне дә аклап булмый инде,-диде район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин.
Профилактик чара барышында юл инспекторлары җәяүлеләргә юл бирмәүче транспортчыларны, шул ук вакытта юлны, урамны рөхсәт ителмәгән урыннарда кичүче җәяүлеләрне ачыклап җаваплылыкка тарту буенча эшчәнлекләрен көчәйтәчәкләр.
Билгеле булганча, 1 июльдән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытларында яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге автомобиль юллары кырыеннан (обочинадан) хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаргыч предметлардан файдаланырга бурычлылар. Әмма дәүләт автомобиль инспекциясе мондый элементларны торак пунктларда да кулланырга, я булмаса ачык төстәге киемнәр кияргә киңәш итә. Яктылык кайтаргыч предметлар җәяүлене бәрдерү ихтималын 65 процентка киметә икән. Төнлә белән якын ут фарасы кабызылган автомашина йөртүче җәяүлене 50 метр калгач кына шәйләп ала. Ә менә яктылык кайтаргыч элементы булса 200 метрдан ук күрә. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз.
Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне: җәяүлеләрне, автомобильчеләрне көзге юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга, юл-транспорт кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз. Юл ялгышларны, ваемсызлыкны кичерми.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Фото:http://novayagazeta-ug.ru/sites/default/files/news/11-2013/img_info_2000_2000_4b49074ad3143cf2e7fbd250593c5784719ac672.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев