Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур оешканлык кирәк

Көн иртәдән үк болытлап торса да, табигать җылы яңгырлары белән сөендермәде. Семинарга җыелган хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр дә бу хәлгә нык аптырашта иделәр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов та семинарны ачып җибәргәч район биләмәсендә инде күптәннән явым-төшемнәр булмавына борчылуын белдереп, игеннәрнең физиологик үсеше тоткарлануын, аларның төрле авыруларга тиз бирешүләрен әйтеп үтте. Шуңа кулдан килгәннең барысын да эшләп, булган игенне саклап калу өчен барлык чараларны кулланырга кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләрен муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та хуплады.
-Алда өмет чаткыларын сүндермичә яшәргә кирәк. Булган игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу максатыннан һәр хуҗалыкта бүген нәкъ биредәге төсле үрнәк әзерлек булдырырга, комбайннарны бай тәҗрибәле механизаторлар белән комплектларга кирәк,-дип ул алда торган бурычлар белән таныштырды ул.
Якшәмбе көнне әлеге "Востокзернопродукт" акционерлык җәмгыяте базасында узган район семинары барлык мөһим мәсьәләләрне дә үз эченә алган иде. Түбән Тегермәнлек авыл янәшәсендәге кыр читенә уракта катнашасы комбайннарны тезгәннәр. Тигез сафта 5-"Мега-клаас", 3-"Нью-Холл" кыр кораблары һәм алар белән идарә итәчәк комбайнчылар тезелгән, аларның барысы да махсус өс киемнәре белән тәэмин ителгәннәр. Хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Гыймадиевның әйтүенә караганда бүген хуҗалыкта "кыр кораб"лары эшкә әзер. Бер комбайнга 350 гектар иген туры килә. Әлегә монда терлек азыгы хәзерләү эше төгәлләнеп килә. 895 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннең 750 гектарын инде җыеп алганнар. 1,5 мең тонна сенаж салганнар. Ә хуҗалыкта исә барысы 12 мең гектар җир эшкәртелә. Бөртекле культуралар белән бергә монда көнбагыш, рапс культураларына да зур урын бирелә. Аларның барысын да югалтуларсыз җыеп алу өчен техниканың төзеклеге генә түгел, механизаторлар хезмәтенә түләү дә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Биредә быел хезмәткә түләүнең прогрессив методлары кулланыла. Хуҗалык җитәкчесе сүзләрен район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рөстәм Сәлахов та хуплап, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән урып-җыю чорында механизаторларга түләү тарифлары белән таныштырды. Шуннан соң бер читтә өстәл өстенә җәелгән бодай, арпа, көнбагыш, рапс үсемлекләренең бүгенге торышы, аларны авырулардан һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау чаралары турында "Россельхозцентр"ның район филиалы белгече Гомәр Шиһапов таныштырды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге башлыгы Хәлил Әшрәпов чыгышы да күпләрдә зур кызыксыну уятты. Ул хуҗалыкта һәм районыбыз биләмәсендә игеннәрнең торышына уңай бәя бирде, пар җирләрен тиешенчә эшкәртергә кирәклеген белдерде. "Россельхознадзор" хезмәткәрләре дә бүген хуҗалыкларда 1,5 мең гектарда тик яткан участоклар булуын ачыклаганнар. Шуңа районда бер гектар да эшкәртелмәгән җир калмаска тиеш,-дип искәртте баш белгеч.
Алда торган урып-җыю эшләренең үзенчәлеген истә тотып, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Зөфәр Әхтәмов комбайннарның төзеклегенә зур игътибар бирергә, көннәр артык коры торганлыктан производствода фаҗигаләр, янгын чыгу куркынычын булдырмау максатыннан ашыгыч чаралар күрергә кирәклеген искәртте.
Семинарда катнашучылар бу көнне тегермәнлеклеләрнең печән җыю һәм сенаж салуда кулланыла торган яңа алымнарын да кызыксыну белән карадылар.

Рәсемдә: зур походка чыгар алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар