Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЗУР ОЕШКАНЛЫК БЕЛӘН

Яз килү белән районыбызда гадәти өмәләр башланып китә. Аңа йөзләгән кеше чыгып тирә-юньне тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру белән шөгыльләнәләр. Бу кирәкле һәм файдалы хезмәтне һәркөнне башкару да гадәткә кереп бара. Мәгълүм булганча, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. (Районыбызда ул иртәрәк башланды). Хезмәт коллективлары, район...

Яз килү белән районыбызда гадәти өмәләр башланып китә. Аңа йөзләгән кеше чыгып тирә-юньне тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру белән шөгыльләнәләр. Бу кирәкле һәм файдалы хезмәтне һәркөнне башкару да гадәткә кереп бара.
Мәгълүм булганча, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. (Районыбызда ул иртәрәк башланды). Хезмәт коллективлары, район үзәге һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бердәм булып зур оешканлык белән үз биләмәләрен чистартырга, урамнарны төзекләндерүгә, ерганак, паркларда узган елгы чүп-чарны җыештыруга керештеләр. Һәркем бу эшкә зур җаваплылык белән караганга һәр җирдә эш кайнап торды. Узган атна ахырында, 20 апрель көнендә дә районда шундый бәйрәм атмосферасы күренеп тора иде. Йөзләгән кеше тырма, себерке һәм көрәкләр белән ял белмичә хезмәт куйдылар. Гомуми йортыбызны тәртипкә китерүдә эшләп үзләреннән күп көч куйган райондашларыбыз бу гамәлләре белән күпләрне сокландырды. Тирә-як яшәреп, ямьләнеп киткәндәй тоелды.
Рәсемдә: район хастаханәсе хезмәткәрләре өмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев