Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зиннур бар яктан үрнәк

"Кама" агрофирмасының уңган комбайнчысы Зиннур Сибгатуллин елның-елында диярлек уракта алда бара. Гаиләдә олы малай булганга гына түгел, кечкенәдән әтисе Мәхмүт абзый белән авыл хуҗалыгы машиналары тирәсендә чуалганга, бик яшьли эшкә өйрәнеп үсә ул. Башка иптәшләреннән гәүдәгә калку булгангамыдыр, 5 нче сыйныфта укыганда ук аны комбайнчы ярдәмчесе итеп алалар. Шулай итеп,...

"Кама" агрофирмасының уңган комбайнчысы Зиннур Сибгатуллин елның-елында диярлек уракта алда бара.
Гаиләдә олы малай булганга гына түгел, кечкенәдән әтисе Мәхмүт абзый белән авыл хуҗалыгы машиналары тирәсендә чуалганга, бик яшьли эшкә өйрәнеп үсә ул. Башка иптәшләреннән гәүдәгә калку булгангамыдыр, 5 нче сыйныфта укыганда ук аны комбайнчы ярдәмчесе итеп алалар. Шулай итеп, ул әкренләп бай тәҗрибәле игенчеләр янәшәсендә осталыгын арттыра. Мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлагач аны хәрби комиссариат юлламасы белән Лаешка автомобильчеләр курсына җибәрәләр. Аннан соң егет район үзәгендәге училищеда авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнә. Колхозда алган хезмәт күнекмәләре автомобиль, авыл хуҗалыгы машиналарын идарә итәргә, укуы тормышында бик ярап куя. Хәрби хезмәттән тәмам чын ир-ат булып, ныгып, чыныгып кайткач күңелен биреп колхода эшли башлый. Зиннурны бүген чын мәгънәсендә күп төрле һөнәр иясе дияргә мөмкин. Теләсә кайсы тракторга утырып туфрак эшкәртеп чәчүдә катнаша. Автомобильдә дә катлаулы рейсларга чыгудан тартынмый. Шуңа озак еллар яз-кыш айларында колхозга ягулык-майлау материаллары ташуда йөри. Моннан тыш кайсы гына авыл хуҗалыгы машинасын, агрегатларны ремонтларга алынмасын, шуны булдыра. Агрофирма җитәкчесе Камил Садыйков та аның тырышлыгына сокланып шактый гына мактау сүзләре әйтте.
-Чын игенче ул, Зиннур. Һич кенә дә тик торуны белми, ел әйләнәсе эштә. Урып-җыю кебек җаваплы кампаниядә хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә аңа тиңнәр юк. Быелгы уракта да ул иң алдынгы комбайнчыларыбыздан исәпләнә,-ди җитәкче.
Әйе, хезмәтенә күңел җылысын биреп, аны җаны-тәне белән булсын дип тырышып башкаручылар бик сирәк бүген. Олы яшьтә булса да, әле дә яшьләрчә җитезлек белән шактый катлаулы "кыр корабы"нда югары нәтиҗәләргә ирешә. Мул уңыш җыеп алу гына түгел, сыйфат өчен дә тырыша. 4 ел элек кинәт сәламәтлеге какшап китүе дә аны бу яраткан хезмәтеннән туктатмый. Хастаханәдә ятып дәвалангач янә җиң сызганып эшкә керешә. Хезмәт кешесен һәр җирдә яраталар. Күптәнге хезмәттәше озак еллар дәвамында колхозда механик булып эшләгән, ә бүген Олы Елга авыл җирлеге Советы җитәкчесе хезмәтен башкаручы Фәрит Садриев та аңа булган соклануын яшерми.
-Зиннурга күз генә тия күрмәсен. Кулыннан килмәгән эше юк. Инде менә 40 еллап ул бертуктаусыз комбайн белән ашлык суктыра. Техниканы карап, сакчыл тотучы оста механизатор гына түгел, ул әле менә дигән гаилә башлыгы да. Сибгатуллиннар гаиләсе авылда зур хөрмәткә ия,-ди ул.
Тормыш иптәше Минталия дә үзе кебек бар эшне дә булдыра торганнардан. Авылда китапханәче хезмәтеннән тыш үз хуҗалыкларын да үрнәк төстә алып бара. Уңган, булганлыклары һәм үзара дус-тату яшәүләре белән алар авылда күпләргә үрнәк.

Рәсемдә: алдынгы игенче Зиннур Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X