Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзгә шатлык хуҗаларын тапты

    Хәзерге вакытта шәфкатьлелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы оештырган "Игелекле телефон" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында Шушы көннәрдә район социаль яклау бүлегендә берничә өлкән кешегә-аеруча мохтаҗларга кесә телефоннары тапшыру чарасы узды. -Әлеге телефоннарны файдаланып, өлкәннәребезгә ашыгыч рәвештә табиб, янгын һәм башка коткару хезмәтләрен чакыру мөмкинлеге туды. Шуны да билгеләп үтик,...

    Хәзерге вакытта шәфкатьлелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы оештырган "Игелекле телефон" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында Шушы көннәрдә район социаль яклау бүлегендә берничә өлкән кешегә-аеруча мохтаҗларга кесә телефоннары тапшыру чарасы узды.
    -Әлеге телефоннарны файдаланып, өлкәннәребезгә ашыгыч рәвештә табиб, янгын һәм башка коткару хезмәтләрен чакыру мөмкинлеге туды. Шуны да билгеләп үтик, бүгенге көндә өйдә хезмәт күрсәтә торган ялгыз өлкәннәребезнең саны 232 исәпләнә. Дөрес әлегә аларның барысын да телефоннар белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлегебез чикле. Ләкин бу юнәлештә эшне дәвам иттерергә исәп итәбез,-диде социаль яклау бүлеге начальнигы А.Вафина. Һәм игълан ителгән мөрәҗәгатькә теләктәшлек белдереп, өлкәннәрне шушындый телефонлы итүдә үзләреннән өлеш керткән Ф.Шәрәфиев, Ф.Сибгатуллин, В.Писарев, Р.Гадеев, Р.Гарипов, В.Фәхретдинов, О.Кузьмин, Р.Дормидонтов кебек җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм гади кешеләрнең исемнәрен атап үтте.
    -Иманым камил, сезнең бу гамәлләрегез башка якташларыбыз өчен дә үрнәк булыр. Шушындый мохтаҗларга бүләк ясавыгыз, шатлык, ышаныч бүләк итүегез үзегезгә изгелекләр булып кайтыр,-диде чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин.

    Рәсемдә: бүләк алучылар иганәчеләре янәшәсендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: