Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Заман рухын юлдаш итеп

Кулланучылар берлеге эшчәнлеге һәрберебезгә мәгълүм. 180 елдан артык тарихы булган бу оешма әле дә бүгенге конкурентлык чорында көйле эшләвен, халкыбызга тиңдәшсез хезмәт итүен дәвам иттерә.

Коллективта бүген 223 кеше эшли. Кулланучылар берлегенең 55 кибете районыбыз биләмәсендә эшләүче 157 шәхси сәүдә нокталары белән ярышып халыкка хезмәт күрсәтәләр. Район кулланучылар берлеге директоры Раил Бариев үз көчләре белән яңадан-яңа азык-төлек товарлары җитештерүләре хакында сөйләде. Иң куанычлысы, алар бүген халык аеруча киң куллана торган ипине үз сәүдә нокталарында 12 сумнан гына саталар. Елның-елында товар әйләнеше планын арттырып үтиләр һәм үз продукцияләрен җитештерү күләмен дә киметмиләр. Предприятиедә бүген хәзерләүләр конторасы, җәмәгать туклануы, икмәк комбинаты һәм сәүдә хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен камилләштереп эшлиләр.
Район хәзерләүчеләре бүген үз эшчәнлекләрен киң масштабта алып барырга тырышалар. Производство базасында бүген бер генә дә буш урын юк. Һәр квадрат метрны эшкә җиккәннәр. Капкадан кергәч тә 100 квадрат метр мәйданны биләгән теплица торгызып куйганнар. Июнь ае башыннан ук алар инде биредә яшелчә үстереп сатуга чыгаралар. Элек буш яткан биналар да файдалы эштә кулланыла. Күп еллардан бирле кибет ролен башкарган бинада, мәсәлән, казылык җитештерелә. Кыш, яз айларында аны аеруча күп эшләгәннәр. Бүген элеккеге кебек вакытны ничек үткәрергә белмичә аптырап йөрүчеләр юк. Ирле-хатынлы Айрат белән Сәрия Нуриәхмәтова, Татьяна Демьянова, Җәүдәт Мөхәммәтҗанов берничәшәр хезмәт башкаралар. Алар яшелчә дә үстерәләр, маллар өчен катнаш азык эшлиләр, дару үләннәре җыялар, терлекләр дә карыйлар. Кыш айларында монда 100 баш ат, 790 баш сарык асрала. Бүген аларның барысы да болында көтүдә йөриләр. Хәзерләүчеләр халыктан 15 төрле чимал җыя. Авыл җирләрендә эшләүче хәзерләүчеләр Мәдинә Гыйльмуханова (Яңа Арыш), Илгиз Мөбәрәкшин (Түбән Тегермәнлек) үз эшләрен аеруча яратып, зур төгәллек белән башкаралар, халык белән тыгыз бәйләнештә яшиләр.
Икмәк пешерү комбинаты да шәһәр заводларыннан бер дә ким түгел. Монда бүген 52 кеше эшли. Алар районыбыз халкын берсеннән-берсе сыйфатлы, татлы ризыклар белән тәэмин итәләр. 11 төрдә ипи-булка әйберләре җитештерәләр. Моннан тыш 12 исемдә кондитер әйберләре, лимонад, квас эчемлекләре эшләнә. Коллектив эшчәннәренең уңышы һәркемне сөендерә. Җитәкчеләре Айдар Тимриев тә үз хезмәткәрләреннән канәгать.
- Районда пенсия яшендәге өлкәннәрнең күп булуын күздә тотып ипи бәясен бер дәрәҗәдә тотабыз. Җитештерелә торган пирог, сохари, сушкиларның да бәясе тотрыклы саклана. Без аларның сыйфатына да көннән-көн зур игътибар бирәбез, - ди ул.
Әнә шуңа узган ел сохари, ванильле печенье, сушкилар Татарстанның иң яхшы 100 товары исемлегенә кертелеп конкурста җиңүче булганнар. Шуннан соң республика азык-төлек базарларында да алар белән кызыксыну арткан. Ә бүген инде алар анда күрше Пермь, Самара өлкәләрен кысрыклап үзләренә лаеклы урыннарын алганнар. Җитештерелгән азык-төлек товарларының сыйфаты баш технологлар Раилә Галиева белән Нурания Мингәрәеваның көндәлек хезмәтләренә бәйле.
Сәүдә борынгы һөнәр. Шулай булса да ул бездә ул елдан-ел киңәя, камилләшә. Илсөяр Нуретдинова җитәкләгән "Кайнар ипи" кибете коллективы бүген районда гына түгел, республикада күпләргә үрнәк. Ул тәүлек буена халыкка хезмәт күрсәтә. Бер көн ял итмичә эшләүче коллектив эшчәннәре Миннегөл Һашимова, Нурусә Хәйретдинова, Наталья Гобәева, Нурсинә Җамалиева, Гайшә Галимова һәркемгә сыйфатлы хезмәт күрсәтүләре белән макталалар.
Олы Елга авылы кибете дә районда иң мактаулылар рәтендә. Фәридә Сибгатуллина белән Кәүсәрия Әхмәдиева эшеннән һәркем канәгать. Сатып алучыларны ачык йөз, тәмле тел белән каршы алып, кирәкле товарны сайлауда булышулары өчен күрше Лаеш районының Кече Елга, Имәнкискә, Янтык авыллары халкы да азык-төлек товарларын бирегә килеп алырга гадәтләнгәннәр.
-Тирә-юньдә ипине 18 сумнан сатканга, алар безгә килеп аны арзанрак бәядән капчыклап алалар. Шулай ук токмач, сушки, сохари, пирогларга да сорау зур,-ди Фәридә. Ә сәүдә ноктасының эш сәгате авыл кешеләре һәм юлчылар өчен уңайлы итеп эшләнгән.Ул кичке 21 сәгать 30 минутка кадәр ачык.
Бүгенге эшебез Аллага шөкер. Кирәкле товарны график нигезендә тоткарлыксыз китереп бирәләр. Ә элек көнозын йөреп үзебез төяп кайтып, бушатып урнаштыра идек,-ди Кәүсәрия. Биредә ул 28 нче елын эшли. Айдан-айга үзләренә җиткерелгән план-заданиеләрне уңышлы үтиләр. Районыбызның барлык кооператорлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен әнә шулай күңел күтәренкелеге һәм хезмәт уңышлары белән каршы алалар.

Рәсемнәрдә: Илсөяр Нуретдинова, Миннегөл Хашимова (өстә), технологлар Раилә Галиева, Нурания Мингәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: международный день кооперации