Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз эшләренең осталары...

Иске Арыш авылыннан умартачы Роберт Габделкәбиров соңгы елларда 4 әр тонна бал ала.

Умартачы Роберт һәм
Умартачы һөнәре бу нигездә буыннардан-буыннарга күчеп дәвам итә. Робертның ерак әбисе умартачы булган. Сиксәненче елларда, колхоз умарталыгы беткән вакытта әтисе Габделкадыйрны шунда "кодалыйлар". "Менә сиңа 60 баш умарта, бетүләренә генә юл куйма",-ди аңа хуҗалык җитәкчесе. Олы туганнарының бу эш белән шөгыльләнүен күреп үскән "яңа туган" умартачы югалып калмый, җиң сызганып эшкә алына. Шул ук елда хуҗалык келәтенә 6 центнер бал тапшырып, булдыклылыгын да дәлилләп куя. Ә ышанычын аклау һәм дә үз көчеңә ышану-болар эшеңнең уңышлы адымнары өчен этәргеч канат сыман, тагын да югарырак биеклекләргә талпындыра, яңа уңышларга рухландыра. Роберт исә әлеге казанышларны күреп, танып, үзенә үрнәк өлге итеп кабул иткән хәлдә үскән бала. Еллар үтә барган саен "буыннар һөнәре" аны үз кочагына магнит сыман тарта башлый һәм алар әтисе белән бергә бу эшкә тагын да ныгытыбрак алыналар. Куәтләнү, умарталыкны киңәйтү максатыннан бакча артындагы авылның чүплек базын күмдерү эшенә алыналар. Күпләр ышанып та бетми гамәл-максатларына, тик берничә еллык тырышлыклары юкка булмый. Бүген аларның рәсмиләштерелгән 1,4 гектарда җирләре, шунда 150 дән артык умарталары бар. Андагы алмагач, бер агачта 12 шәр төрле алма. Хәер, монысы турында бераз соңрак.
Габделкәбировлар бу урынга күпме башка төр агачлар утыртканнар. Умарталык урман эчендә калган дисәк тә хаклыкка туры килә.
Шушы кадәр умартаны ничек карап бетерәләр икән, дигән соравыма җавап тиз табылды. 85 яшьлек Габделкадыйр ага аягында шәп торучы, елгыр, шаян карт. Ул да еш ярдәмгә килә икән. Аннан олы уллары Ришат төп нигездә калырга ниятләгән. Бу шөгыльнең шактый саллы өлеше аңа да тия булып чыкты.
-Балны аз алмыйсыз, кайларда базарлык итәсез,-димен.
-Чын умартачы күңеле, гамәлләре белән гадел булырга тиеш. Шулай икән җитештерелгән продукциягә хәрам керми. Ә бу үз чиратында умартачының үз сатып алучыларын булдырырга җирлек тудыра. Шул нигездә, балның шактый бер өлеше шуларга китә. Аннан, бәяне түбәннән куябыз. Күмәрләтеп килеп алучыларыбыз да бар,-ди Роберт.
Алар соңгы елларда 4 әр тонна бал алалар. Моннан тыш та башка бал кортына бәйле күп төрле чимал хәзерлиләр. Умарталыкларын елдан-ел камилләштерә баралар. Аларның киңәш-табышка саран булмаулары күрше-тирә авыллар, төбәкләр умартачыларын биредә еш очраштырып тора. Моңа аларның тәҗрибәләре, яңалыклары сәбәпчелек итә. Менә шулай умартачылык белән кәсеп итә, көн күрә, муллыкта, байлыкта яшәп ята Габделкәбировлар.
Роберт (уңда) улы Ришат белән.
мичуринчы Габделкадыйр ага...

Алда әйтеп үткәнемчә, туксанын ваклавына карамастан, җитез хәрәкәтләре, егетләрчә адымнары, энергиясе белән дә сокландыра әле ул.
-Эшләгән, тәүфыйклы, гадел кешенең озын гомерле булуына үземнең мисалда инандым. Аннан умарта, бал корты янәшәсендә кайнашу яшәү көче өсти, үзе бер сәламәтлек чыганагы да,-ди Габделкадыйр бабай.
Эшләү дигәннән озак еллар тракторда хезмәт куйган ул. Кайчандыр районда бердәнбер "немец" комбайнында яхшы хезмәт күрсәткәнлеге ул чор кешеләре хатирәсендә яхшы саклана булыр. Илленче елларда авылда беренчеләрдән булып кое казып, аэрочана ясап шаккаттырганын да хәтерли авылдашлары. Бөтен авылга электр чыбыгы сузып авылны утлы иткән кеше дә ул. Кулы һәр эшкә ята аның. Аннан умартачылыкка да авылда беренчеләрдән булып юл ярган.
-87 яшьлек әбиемнең корт ал, үрчет, бай яшәрсең, авызың балда булыр, дигән киңәшенә колак салып алындым бу шөгыльгә,-ди.
Ташландык бер ерганакта бүген урман шаулап утыра, кошлар сайрый, җиләк-җимеш үсә икән, монда да Габделкадыйр аганың үз "мәмләкәтен" булдыру өчен тырышканлыгы күренеп тора. Матур картлыгында тагын бер шөгыль барлыкка килгән аның-ул алмагачка яңа сорттан төрле ботаклар ялгау белән мавыга. Әнә, өй түрендәге алмагач ундүрт сорт алма бирә. Күзне камаштырырлык, авыз суын җибәрерлек затлы алмаларны күреп сокланмый мөмкин түгел. Ә бакчада андый "инкубатор" алмагачлар ни чаклы?!
...Мин алар янында чакта Габделкадыйровлар йортына күрше районнан күптәнге танышлары килеп төште. Балга дип килгәннәр. "Юкә балымы, чәчәкнекеме?"-кунаклар алдына үтә күренмәле бал савыты килеп кунаклады.
-Сезнекен беренче ел авыз итү түгел, сыналган умарталык инде бу,-дип җавапладылар алар. Аннан кайнар чәй артында кызу, җылы әңгәмә озак дәвам итте. Бу сәгатьләрдә һәр ике як ризаи канәгать иделәр.
Габделкадыйр бабай 12 төрле сорт ялгаган алмагачы янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X