Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз агачыңны утырт!

Районда Балык бистәсен яшелләндерү буенча махсус программа кабул ителде. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау буенча программаның бер мөһим пункты булып тора. Программада аны тормышка ашыруның барлык юллары бәян ителгән. Эш күләме, аны башкаручылар, агачларны утырту урыннары, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Мәсәлән, З.Шәймарданов урамын яшелләндерү дәвам итәчәк. Бу эш район газ-эксплуатацияләү службасына, район...

Районда Балык бистәсен яшелләндерү буенча махсус программа кабул ителде. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау буенча программаның бер мөһим пункты булып тора. Программада аны тормышка ашыруның барлык юллары бәян ителгән. Эш күләме, аны башкаручылар, агачларны утырту урыннары, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Мәсәлән, З.Шәймарданов урамын яшелләндерү дәвам итәчәк. Бу эш район газ-эксплуатацияләү службасына, район почта элемтә идарәсенә, район электр челтәрләренә, район электр элемтәсе идарәсенә һәм ветеринария берләшмәсенә йөкләнгән. Октябрь урамы буйлап автотранспорт предприятиесе, сөт-май комбинаты, ООО "Строймонтаж", УЭООС «Мелиорация», "Агрохимсервис", МУП "Балык бистәсе" коллективлары ике яклап үсентеләр утыртуны оештырачаклар. Шулай ук әйләнеч юл буйлап аллея утырту эшләре яңартылачак. Торак йортларны һәм яңа "Бәләкәч" балалар бакчасын тавыштан саклау һәм яшелләндерү максатыннан икмәк кабул итү предприятиесенә илтә торган юл буйлап ике рәтле агач утырту күздә тотыла. Бу эш мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә йөкләнә. Шәһәр җирлеге башкарма комитетына булган яшеллеккә ревизия үткәрергә, аларны кисү буенча конкурс үткән оешмаларга йөкләмәләр бирергә кирәк.
Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгына бу максатлар өчен каен һәм юкә үсентеләре бүлеп бирү тәкъдим ителгән. Ә оешмалар яшь үсентеләрне тәрбияләү һәм саклауны тәэмин итәргә тиешләр. Җәйге чорда яшь үсентеләрне сугару ООО "Водаканал Балык бистәсе" һәм янгын частенә йөкләнә. Терлекләрне караучысыз йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылачаклар. Шулай ук үсентеләрне тимердән яки агачтан ясалган коймалар белән әйләндереп алу күздә тотыла.
Моннан тыш район үзәгендә чәчәк клумбалары булдыру планлаштырыла. Шулай ук оешмалар да үз территорияләрендә газоннар булдыруны тәэмин итәргә тиешләр. Яшелләндерүнең ике төрен файдаланырга мөмкин. Беренчесе, үсемлекләрне турыдан-туры җиргә утырту, икенчесе махсус сыешлыкларда үстерү. Поселогыбыз тагын да матуррак булсын өчен һәрберебез агач утыртыйк.

Фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X