Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Юнәлеш нәтиҗәле гамәлләргә төбәлгән

    Узган атна ахырында районыбызга Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белән Федераль казначейлык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов килделәр. Кунакларны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев каршы алды һәм озатып йөрде. Кунаклар бу көнне район үзәгендә Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен төзелгән йортта булдылар. Биредә алар...

    Узган атна ахырында районыбызга Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белән Федераль казначейлык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов килделәр. Кунакларны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев каршы алды һәм озатып йөрде.
    Кунаклар бу көнне район үзәгендә Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен төзелгән йортта булдылар. Биредә алар сугыш ветераннары Мария Сергеева, Виктор Данеев һәм Иван Пузырьков фатирларында булып, аларның тормыш, яшәү шартлары белән кызыксындылар, аларга бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар, бер авыздан диярлек яңа йортта җылы, иркен, гомумән, яшәү өчен уңай шартлар булдырылуына чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
    Аннан, муниципаль район башкарма комитетының актлар залына зур киңәшмәгә район үзәге оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары чакырылган иде. Киңәшмәдә катнашучылар алдында район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина нотык тотты. Үз чыгышында ул районыбыз биләмәсендә яшәүче сугыш ветераннарына, тыл батырларына хезмәт күрсәтү юнәлешендә башкарылган күләмле эшләре турында сөйләде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан алда торган бурычлар белән таныштырды. Фикер алышуда Котлы Бөкәш мәктәбе директоры Нәкыйф Сәләхиев, балалар иҗат үзәге мәгариф музее җитәкчесе, тарихчы Мария Тимофеева катнаштылар. Алар үсеп килүче яшь буын вәкилләре арасында патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Бу юнәлештә үз тәкъдим фикерләре белән уртаклаштылар. Татарстан Президенты вәкиле Татьяна Ларионова үз чыгышында районыбызда күрелгән планлы чаралардан, нигездә, канәгать булуын белдерде. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев исә Бөек Җиңүне каршылауга юнәлдерелгән районкүләм гамәлләрнең нәтиҗәле булачагына ышандырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: