Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Юлны юлга чыккач таныйлар

    Соңгы елларда юллар төзелеше олы казанышларыбызның берседер. Район биләмәсендәге юлларыбызның яхшылыгы хакында килгән кунакларыбыз, читтә яшәүче якыннарыбыз да еш искәртеп торалар. Үткән биш елда юлларга кагылышлы статистик саннар да куандыра. Әйтик, әлеге чорда юл төзелешенә район буенча миллиард ярым сум акча үзләштерелгән. Бүгенге көндә район биләмәсендәге юлларның яртысыннан артыгы норматив...

    Соңгы елларда юллар төзелеше олы казанышларыбызның берседер. Район биләмәсендәге юлларыбызның яхшылыгы хакында килгән кунакларыбыз, читтә яшәүче якыннарыбыз да еш искәртеп торалар. Үткән биш елда юлларга кагылышлы статистик саннар да куандыра. Әйтик, әлеге чорда юл төзелешенә район буенча миллиард ярым сум акча үзләштерелгән. Бүгенге көндә район биләмәсендәге юлларның яртысыннан артыгы норматив таләпләргә җавап бирерлек, ягъни асфальт-бетон түшәлгән юллар. Поселок һәм авыллар эчендәге юлларны ремонтлау белән дә мактанырлыгыбыз бар. Узган ел район үзәгендә җиде урам яхшы сыйфатлы итеп ремонтланган иде. Быел исә инде бүгенге көнгә үзәкнең биш урамы асфальтланды, дүрт урамына каты катлам түшәлде, тагын икесендә ремонт эшләре бара. 3 километрга якын ераклыкта биш җирлектә авыл эче юллары ремонтланачак. Бүгенге көндә өч авылга асфальт юл түшәү буенча эшләр көйле генә дәвам итә. Ел саен фермерларыбыз утарына яңа керү юллары торгызыла. Быел бу бәхет Яңа Арыштан "Ахметвалиева" һәм Кече Әшнәктән "Закирова" крестьян-фермерлык хуҗалыклары өлешенә тиде. Әйдәгез, юлларга кагылышлы кайбер фикерләргә дә колак салыйк әле:
    Рәдиф Гаффаров-Казан шәһәре:
    -Юлларда күп йөрергә туры килә. Республиканы аркылыга-буйга кичкән юлчы мин. Соңгы елларда нефть районнарын да уздырып җибәрдегез бугай. Бүген Балык бистәсе районына нинди генә юлдан керсәң дә йомырка тәгәрәтерлек. Афәрин, булдырасыз.
    Әлфия Кәлимуллина-Башкортстан, Бакалы районы:
    -Туганнарым биредә булгач, сезнең якларда еш булырга туры килә. Элеккеге гүр газапларыннан котылып бара балыкбистәлеләр. Ямаш, Иске Арыш авылларына җилдереп кенә кайтабыз хәзер. Капка төбенә кадәр асфальт кергән. Ходай рәхмәте һәм дә җитәкчеләр тырышлыгы инде бу.
    Юлсәфәр, Балык бистәсе, шофер:
    -Кече Әшнәк авылы өчен сөенәм. Язгы-көзге пычракта машиналарны Олы Әшнәктә калдырып йөри идек. Безгә дә җәннәт килде ди туганнарыбыз. Инде җитәкчеләребез авыл эченә дә асфальт түшәү мөмкинлеге тапсалар иде. Югыйсә, арасы да берничә йөз метр гына.
    Әйе, заманалар, таләпләр дә үзгәрә шул. Алдан авыл башына килеп җиткән асфальт юл да алтын сөенеч булса, инде бүген халыкны авыл эче дә кызыктыра башлады. Димәк, урында таптанмыйбыз, заманадан калышмый алга атлыйбыз.

    Вазыйх ФАТЫЙХОВ.

    фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: