Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Юлларны кар күммәде

    Быелгы кышны карлы дип әйтеп булмый инде. Әмма сирәк булса да, бураннар район халкына күңелсезлекләр тудыра. Бу бигрәк тә автомобильчеләр өчен кыен. Бәхеткә каршы, быел урамнарны кардан чистартучы оешманың нәтиҗәле эшләве аркасында юлларыбыз кар көртләренә күмелмәде.

    Бу турыда таксистлардан да яхшырак белүче юк инде. Алар барлык урамнар һәм тыкрыклар буенча йөриләр бит.


    -Узган кышта район үзәгендәге урамнарда зур проблемалар булмады,-ди таксист Илшат. -Башка еллар белән чагыштырганда кары да күп яумады инде аның. Әмма кыш кыш инде, кар яумыйча тормый. Без һәркөнне юлларда тракторлар һәм автогрейдер очраттык. Алар төннәрен дә, иртән дә урамнарны кар көртләреннән чистартып тордылар.


    -Электрон конкурс шартлары буенча район үзәге урамнарын кардан чистарту буенча муниципаль контракт ИП. "Гарипов Р.Г." белән төзелде,-ди Балык бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе С.Бекеев. -Бу оешма үз эшен уңышлы башкарды. Киләсе елда да алар электрон конкурста катнашырлар дип өметләнәбез. Үз чиратында юлларны, урамнарны кардан чистартуга кагылышлы шикаятьләр керсә, мәсьәләне оператив хәл итәргә тырышабыз.


    -Быел Балык бистәсе урамнарын 7 берәмлек техника, шул исәптән 3 МТЗ тракторы, автогрейдер, "Амкодор" төягече һәм ике "КамАЗ" автомобиле кардан чистартып тордылар,-ди Рафис Гарипов. -Быелгы сезонда район үзәге урамнарыннан һәм мәйданнарыннан 1000 кубометр кар чыгарылды. Даими рәвештә поселокның барлык урамнарын я иртән, я кичен әйләнеп чыга идем. Беренче чиратта, социаль әһәмияттәге объектларга-больницаларга, мәктәпләргә, балалар бакчасына юллар ачтык. Аннары төп урамнарны чистарттык. Моннан тыш без сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар үтенече буенча аларның йорт яны территорияләрен дә кардан арындыруда ярдәм иттек. Гадәттән тыш хәлләр, янгыннар вакытында булыштык. Барлык кышкы сезон дәвамында тракторчылар Алексей Потапов, Альфред Сафиуллин, Ришат Ситдыйков, автогрейдерчы Фәнис Шәрипов, "КамАЗ" шоферы Зөфәр Вәлиев нәтиҗәле эшләделәр. Кыскасы, без үзебезгә йөкләнгән җаваплылыкны тоеп, эшебезне үзвакытында югары сыйфат белән башкарырга тырыштык.


    Рәсемдә: (сулдан-уңга) участок начальнигы И.Хисмәтов, А.Потапов, З.Вәлиев, А.Сафиуллин, Р.Ситдыйков һәм Ф.Шәрипов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: