Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлда– балалар

Мәктәп укучыларының җәйге ялы башланганлыктан, күпләр аны ничек үткәрергә белмиләр. Кайбер әти-әниләр балаларына скутер мотоцикллары алып бирәләр. Бу исә юлларда үзләре өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зур куркыныч тудыра.

Күптән түгел район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышы тулысынча диярлек шушы проблемаларга багышланды. Аңа юл хәрәкәтен бозучы балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтәргә кирәктер, скутер белән идарә итү 14 яшьтән түгел, 16 яшьтән башлап рөхсәт ителә. Ә 14 яшьлек балаларга авыл эчендә автотранспорт хәрәкәте аз булган асфальт түшәлмәгән юлларда гына йөрергә ярый. Әмма мондый кыйммәтле «уенчык» алып биргәннәр икән инде, балаларның берсе дә аның белән канәгатьләнеп калмыйча, тигез асфальт юлны сайлый. Шуңа бөтен җаваплылык аларның әти-әниләре җилкәсенә төшәчәк. Кайберәүләр хәтта 12 яше тулган балаларга да скутер мотоциклы алып бирәләр. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән бала бертуктаусыз автотранспорт йөреп торган юлда ничек югалып калмасын? Алай гына да түгел, күбесенчә ул башкаларны кыен хәлдә калдыра, авария китереп чыгаруга китерә. Монда инде бик күп кешеләр зыян күрергә мөмкин. Килешә торгансыздыр, әти-әниләрнең балаларына булган сәер мәхәббәте һәм бернинди җавапсызлык.
Шулай ук район юлларында велосипедта йөрүче балалар да зур куркыныч яный. Әле җәйнең башы гына, юл-транспорт фаҗигаләрендә инде 2 велосипедчы зыян күрде, 1 се хастаханәгә озатылды. Әти-әниләр балаларына шуны да искәртергә тиешләр: укучы балаларның җәйге ялы башланса да, "комендант сәгатен" әле берәү дә бетермәде. Ул бары тик бер сәгатькә озайтыла- 22.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр. Бу вакыттан соң яшүсмерләргә өлкәннәрдән башка район үзәгендә йөрү тыела. Закон үтәлмәгән очракта яшүсмерләрнең әти-әниләренә административ штраф салыначак, ә балалар учетка алыначак. Ә мондый күңелсезлек бүген кемгә кирәк икән?
Хөрмәтле өлкәннәр, әти-әниләр комиссия утырышы барышында кайбер уңайсыз минутлар кичерделәр, кисәтү алдылар. Балалар, аларның сәламәтлеге, тәрбия һәм кылган гамәлләре өчен беренче чиратта әти-әни җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети на дорогах