Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юл бирегез, рульдә кызлар!

Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да елдан-ел арталар алар. Яп-яшь кызлар да, урта яшьтәге ханымнар да, пенсия яшендәге апалар да җилдерә автомобильдә. Әле ничек...

Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да елдан-ел арталар алар. Яп-яшь кызлар да, урта яшьтәге ханымнар да, пенсия яшендәге апалар да җилдерә автомобильдә. Әле ничек кенә җилдерәләр. Ир-егетләрнең аларга карашы, мөнәсәбәте төрлечә инде. Бер ишләре саннамаска маташа. Әмма ничек кенә булмасын, хатын-кызлар юл йөрү кагыйдәләрен сирәгрәк бозалар икән, фаҗигаләргә дә азрак эләгәләр, машинаны да пөхтәрәк йөртәләр. Болары фактлар, аларга каршы барып булмый.


Район ЮХИДИ бүлеге, РОСТО автомәктәбе 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур бәйрәм ясадылар үзләренә. Автомәктәп ишек алдындагы полигонда районның иң оста хатын-кыз автосөючесен ачыклау максатыннан "Автоледи-2013" ярышы уздырдылар. Барлыгы 9 гүзәл зат дәгъвалады бу исемне.


Иң элек автомәктәп рәисе урынбасары Фәнил Зәйнуллин, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев конкурсантларны 8 Март бәйрәме белән котладылар, ярыш шартлары белән таныштырдылар.


Кызларга ике этапта көч сынашырга туры килде. Башта юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелде. Нәкъ имтихандагыча, билет сорауларына җавап тоттылар. Аларны чишәргә 10 минут вакыт бирелсә дә, күпләренә 5-6 минут та җитте. Ләйсән Мөхәммәтшина, Альбина Сафиуллина, Фәридә Сәмиева аеруча төгәл һәм тиз җавап бирделәр. Гомумән, кызлар теоретик белемнәренең шактый нык булуын күрсәттеләр. Бу җәһәттән кайбер ир-егетләрнең дә борынына чиртә инде алар.


Ә менә практик этапта-автомобильне вакытка маневрлы йөртүдә кыенгарак туры килде гүзәл затларга. Бигрәк тә "параллель парковка", "арт белән гаражга керү" авыр бирелде күпләргә. "ВАЗ-2114" автомобиле белән чыгыш ясаган, балалар иҗат үзәге методисты Фәридә Сәмиева иң җитез дә, оста да булуын күрсәтте. Бер минут 6 секундта хаталарсыз узды ул маршрутны. Хезмәттәше Гөлшат Кәримуллина ("ОКА") аннан 4 секундка гына калышты. Өченче урынны Альбина Сафиуллина ("Опель") алды. Фирания Гатиятуллина ("Сузуки") дүртенче вакыт күрсәтте.


Шатлыктан балкыган җиңүчеләргә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.


Праваны хәйраннан алган булса да, Фәридәнең руль артына утырганына ике генә ел икән әле. Мондый ярышта да беренче мәртәбә генә катнашуы.
-Юлларда ир-егетләрнең сезгә мөнәсәбәте ничек?


-Күпчелек ир-егетләр хөрмәт белән карыйлар, юл бирәләр, кирәк чакта булышалар. Ә гомуми культурасы җитешмәгәннәре юлда да тәртипсез, мәгънәсез инде,-диде Фәридә.


-Рульдә кем булуга карап түгел, машинаның нинди булуына карыйлар шул бездә. Менә минем "окушкага" бер дә хөрмәт юк инде. Юл да бирмиләр, каршыга кистереп чыгарга да күп сорамыйлар,-диде Гөлшат көрсенеп.


Әйе, юлларда хатын-кызмы ул, ир-атмы бер-беребезгә хөрмәт, ихтирам җитенкерәми шул әле. «Автоледи» ярышын оештыручылар ассызыклап үткәнчә, аның төп максатлары да гражданнар арасында юл-транспорт культурасын формалаштыру, руль артындагы хатын-кызларга хөрмәтне арттыру.


Җиңүчеләрне котлау, призлар тапшыру һәр ярышның, конкурсның иң күңелле өлеше инде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды яхшы бүләкләр әзерләгән. Фәридә, мәсәлән, видеорегистраторлы, Гөлшат кечкенә тузан суырткычлы булды. Призерларга бүләкләрне, Дипломнарны РОСТО автомәктәбе рәисе Әсгать Сөнгатов, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев тапшырдылар.


Ахырда кызлар ярышны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, мондый конкурсларны ешрак оештыруларын теләделәр.


Рәсемдә: җиңүчеләр (сулдан-уңга) Альбина Сафиуллина, Фәридә Сәмиева, Гөлшат Кәримуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев