Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • ЮХИДИ: машиналар да, җәяүлеләр дә гаепле...

    ЮХИДИ идарәсе юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә быел аеруча зур игътибар бирә. Мәсәлән, агымдагы елда Казанда барлыгы 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 47 проценты җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләр икән.

    Әлеге вәзгыять ЮХИДИ идарәсе вәкилләрендә шактый зур борчу тудыра. Ник дигәндә, әлеге 131 авария нәтиҗәсендә 2 кеше үлгән, ә 157 кешенең (!) исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганлыгы билгеле. Әлеге саннарны узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, түбәндәге вәзгыять күзәтелә: 2014 ел башында Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны алты очракка азрак булган. Ә менә вафат булучыларның исә, киресенчә, быел биш кешегә кимрәк булуы сөендерә.

    - ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган анализ шуны күрсәтте: 2015 елда Казанда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең 47 проценты җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләр. Бу - бик зур проблема. Ник дигәндә, җәяүлеләр - юл хәрәкәтенең иң йомшак, ярдәмчесез вәкилләре, - дип ассызыклыйлар ЮХИДИ идарәсенең Казандагы бүлеге матбугат хезмәтендә.

    Юлларда сакчылар арта

    Шунысын да билгеләп үтү кирәк: агымдагы елда җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 10 процентка арткан. Өстәвенә, һәр икенче авария җәяүлеләр өчен махсус чыгу урыннарында теркәлә, ди.

    Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Казанның ЮХИДИ идарәсе башкалада "Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны" дип атала торган махсус чара игълан итәргә булган. 10-20 февраль көннәрендә уздырылачак бу акциянең максаты - җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

    Бу көннәрдә Казан районнарында сакта торучы ЮХИДИ идарәсе вәкилләре саны бермәбер артачак. Алар җәяүлеләргә юл бирергә теләмәүче, аларның хокукларына зыян китерүче машина хуҗаларын "аулаячак". Юл күзәтчелеге хезмәткәрләре бу чорда җәяүлеләр өчен чыгу урыннарының торышын да контрольгә алыр, дип уйланыла.

    - Казан урамнарына өстәмә экипажлар чыгару, һичшиксез, уңай нәтиҗә бирергә тиеш, - дип ассызыклыйлар ЮХИДИ идарәсендә.

    Җәяүлеләр үзләре дә гаепле

    Хәер, җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүчеләрне генә гаепләү шулай ук дөрес түгел. Бактың исә, 2015 елда Казанда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең һәр алтынчысы җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан икән. Аларның кайберләренә тукталыйк.

    Мәсәлән, гыйнвар азагында 18 еллык машина йөртү стажы булган 40 яшьлек ир-ат, башкаланың Волков урамы буйлап барганда, 67 яшьлек әбине бәрдерә. Бактың исә, бу әби юлны тиешсез урында кичәргә уйлаган булган икән. Нәтиҗәдә, аңа ми селкенү диагнозы куела.

    Әлеге төр юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ идарәсе вәкилләре юл хәрәкәтендә катнашучы машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Аварияләр санын киметүдә юл сакчыларының эшчәнлеге генә җитми, ә халыкның да үз өлешен кертүе мөһим.

    2015 елда ЮХИДИның Казандагы идарәсе вәкилләре юл хәрәкәте вакытында җәяүлеләргә юл бирмәгән 4 меңгә якын (!) машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан. Аларның һәрберсенә 1500 сум күләмендә штраф салынган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр исә тагын да күбрәк: әлеге төр хокук бозулар саны 4,5 меңнән дә артып киткән. Билгеле булганча, җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 500-1500 сум күләмендә штраф түли.


    Рәмзия ЗАКИРОВА.

    http://intertat.ru/tt/society-tt/item/41348-yuhidi-mashinalar-da-җәyaүlelәr-dә-gaeple.html

    Фото:http://sountien.com/lofiversion/index.php/t9017.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: