Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • ЮХИДИ идарәсе юлга чыкмаска киңәш итә

    Бүген кич, шулай ук төнлә һәм 5 февраль иртәсендә Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Явым-төшем булуы, буран чыгуы фаразланыла. Күз күреме кими, юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.

    Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыра. "Юллардагы катлаулы хәл һәм һава торышын исәпкә алып, руль артындагылар тизлекне арттырмасыннар иде, - ди алар. - Юлларда, аеруча каршы як полосага чыккан вакытта, куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Мөмкинлеккә карап, ерак сәфәргә чыгудан тыелып тору да яхшы булыр".

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/41205-yuhidi-idarәse-yulga-chyikmaska-kiңәsh-itә.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: