Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юбилей медальләре тапшырылды.

Әфганстаннан совет сугышчыларын чыгаруга февраль аенда 25 ел булган иде. Анда районыбыздан 82 егет катнашкан. Шуларның бер өлешен районда, икенче өлешен Бөкәш зонасынада котладылар. Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында, Рәсәй саклау Министрлыгының 2013 елның 17 нче декабре 900 нче номерлы указы нигезендә, әфганчыларга юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып узды....

Әфганстаннан совет сугышчыларын чыгаруга февраль аенда 25 ел булган иде. Анда районыбыздан 82 егет катнашкан. Шуларның бер өлешен районда, икенче өлешен Бөкәш зонасынада котладылар.
Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында, Рәсәй саклау Министрлыгының 2013 елның 17 нче декабре 900 нче номерлы указы нигезендә, әфганчыларга юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып узды.
Тантананы Рашат Хабибуллин ачып җибәрде. Ул ветераннарны юбилей белән тәбрикләде, аларга тыныч, имин тормыш теләде. Аннан, Балык бистәсе районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Фәрит Вагапов, егетләрне сәхнәгә чакырып медальләрне тапшырды. Соңыннан ветеран Николай Карпиев сәхнәгә чыгып сугышчан дусларын котлады. Хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерде. "Ветераннар, ешрак очрашсак иде",- дигән теләген белдерде. Аннан Рашат Хабибуллин әфганчыларга район башлыгы Илһам Валиевның котлавын җиткерде. Патриотик тәрбия бирү йөзеннән чакырганда мәктәпләргә, укучылар белән очрашуларга барырга тәкъдим итте.
Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X