Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Йөрәк ярам һаман төзәлми»

Күгәрчен мәктәбендә әфган җирендә хезмәт иткән егетләрнең очрашуы, шушы авыл егете Равил Гыйниятуллинның чит җирләрдә батырларча һәлак булу истәлегенә багышланган иде.

Очрашуны якташыбыз, Равилнең сеңлесе Гөлфия Шириязданова белән ул эшләгән мәктәп коллективы оештырган. Биредә мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм узган ел гына үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән әтисе Исмәгыйль абзый белән кызлары, оныклары да катнашты.
Кичәне Гөлфия Шириязданова ачып җибәрде.
-Без гаиләдә 7 бала үстек. Әти-әниебез һәрберебезне эш сөючән, әдәпле, тәртипле итеп тәрбияләделәр. Абыем мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге һөнәр училищесында белем алды. Аннан сөенеп, матур хыяллар белән таныклык алып кайтуы бүгенгедәй хәтеремдә. Колхозда эшләп хезмәт күнекмәсе алгач, ул Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына юл тотты. Анда тулай торакта урнашып, керү имтханнарына әзерләнеп йөргәндә хәрби хезмәткә чакырдылар үзен. Озату кичәсендә безне тынычландырып армия хезмәте бик тиз үтеп китә ул, борчылмагыз, кайту белән укуны дәвам иттерермен, дип үз хыяллары белән уртаклашты,-ди Гөлфия күз яшьләрен сөртеп.
Равил хәрби хезмәтен Оренбург өлкәсендә башлап җибәрә. Ярты елдан артык хезмәт итеп күнекмә үткәннән соң аларны Әфганстан җиренә җибәрәләр. 1981 елның ямьле май аенда ул чираттагы ялга-отпускка кайтып төшә.
-Өйгә кайткач та рәхәтләнеп сөйләшеп утыра алмадык, дип сүзен дәвам иттерде Гөлфия. -Соңгы кат күреп калырга ашкынгандай һәр көнне диярлек күрше-тирә районнарга, авылларга әфган җирендә хезмәт иткән дусларының әти-әниләре янына ашыкты. Авылдан 31 май көнне генә озаттык аны. Ә инде 3 июль көнне район хәрби комиссары Рамазанов белән ул вакыттагы авыл Советы рәисе Флера апа Сафина кайгылы хәбәр алып килделәр,-дип тәмамлады ул үз чыгышын. Очрашуга кайткан сугышчы-әфганчыларның да авылдаш дусты Равилнең гаиләсенә һәм мәктәп коллективына әйтер сүзләре күп иде.
-Мондый дулкынландыргыч, мәгънәле очрашулар бик кирәк. Безнең йөрәкләрдә тирән җәрәхәт ясап калдырган әфган вакыйгалары әле һаман онытылмый. Сугышчан дусларыбызны ешрак искә алыйк. Киләсе елда да әфган җирендә батырларча көрәшеп "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән Равил Гыйниятуллин истәлегенә олы бәйрәм кичәсе үткәрергә исәп итәбез,-диде район әфганчылар советы рәисе Илдус Моталлапов.
Очрашу кичәсенә Равилның авылдаш дуслары гына түгел, ерак әфган җирендә хезмәт иткән күрше Югары Тегермәнлек авылы егете Рафаэль Гыймадиев белән Балык бистәсеннән Газинур Баһавиев та килгән иделәр. Алар мондый очрашу киләчәк буын өчен бик кирәкле тәрбияви әһәмияткә ия булган чара булуы хакында әйттеләр, әфган җирендәге истәлекләре белән уртаклаштылар. Газинур исә ерак әфган җирендә һәлак булганнар истәлегенә үзе көй язган җырлар башкарды.
Күгәрчен авылы егетләренең һәркайсы үз өлешенә тигән әфган җирендә зур батырлыклар күрсәтеп көрәшкәннәр. Әнә Габделхәй абый белән Фәүзия апа Ширияздановаларның 5 уллары да хәрби бурычларын намус белән үтәп туган авылларына кайтканнар. Ә ике улы Габделбәр белән Рафыйк әфган җирендә ут астында йөреп исән-имин кайтып, күпләргә үрнәк булырлык күркәм гаилә корып авылда гомер кичерәләр. Барлык әфган сугышчылары да үз чыгышларында бер авыздан диярлек бүгенге балаларга тыныч, рәхәт тормышта тырышып укып, ачы сугыш афәтен, мәгънәсез кан коюларны, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, андый михнәтләрне белмичә үсүләрен теләделәр. Армия хезмәтенә бару һәр ир-егетнең бурычы.
Аның өчен кечкенәдән спорт белән дус булу кирәк. Хәрби хезмәтнең җиңел үтүен теләсәгез бүгеннән үк хоккей, футбол, көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнегез. Моның өчен сезнең бөтен мөмкинлекләрегез бар, дип изге теләкләрен, төпле киңәшләрен дә бирделәр. Күгәрчен авыл җирлеге Советы хезмәткәре Илфак Гатауллин мәктәптә мондый тирән эчтәлекле очрашу үткәрүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Балаларга әфган җирендә һәлак булган Равил абыйларын онытмаска, аның үрнәгендә үсүләрен теләде.
Истәлекле очрашуга йомгак ясап мәктәп директоры урынбасары Сания Сәгыйрова бүгенгедәй эчтәлекле тәрбияви чараларны киләчәктә дә ешрак оештырачакларын ышандырып, әфганчы авылдаш егетләргә саулык-сәламәтлек теләде, якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлады.
Рәсемдә: әфган җирендә һәлак булган Равил Гыйниятуллинның әтисе Исмәгыйль абый улының дуслары арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев