Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Йолдыз әбиләр, текә бабайлар

    Районда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. Ә узган җомга көнне актив, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән әби-бабайларыбыз "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексына җыелдылар. Биредә "Супер-стар" дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырылды.

    Ярышта катнашучыларны яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Мәннанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина, Пенсия фонды бүлеге начальнигы Минзия Вәлиева сәламләделәр.
    "Сез тормышыгызны тырыш хезмәткә, балалар тәрбияләүгә багышладыгыз. Хәзер алар эстафетаны алып сез башлаган эшне дәвам итәләр. Без барысы өчен дә сезгә рәхмәтле. Күбегез җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнүегезне дәвам итәсез. Без сездән үрнәк алып яшибез. Сезнең оптимизмга көнләшерлек, сокланырлык. Бүгенге ярыш юкка гына "Супер-стар" дип аталмый. Стар-йолдыз. Сез бүген безнең супер йолдызлар!" Алып барчыларның бу сүзләреннән соң алкышларга күмелде спорт залы.
    Ярышта "Ромашка", "Ласточка", "Калинушка", "Өмет" командалары көч сынашты. Соңгы икесенең кемнәрдән төзелгәне райондашларга аңлашыла инде. Даннары районнан читкә дә таралган үзешчән сәнгать коллективлары алар. Ә "Ромашка" белән "Ласточка" "Будь здоров" клубына йөрүчеләрне берләштергән.
    Оештыручылар берсеннән-берсе кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләгәннәр. Кубиклардан башнялар да төзеделәр, обруч та тәгәрәттеләр, чиләк белән су да ташыдылар, крепость та салдылар һәм башка бик күп ярышларда көч сынаштылар. Әле бер, әле икенче команда өстенлеккә иреште. Һәр эстафета район үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп бардылар.
    Беренче урынны "Ромашка" командасы яулады. Икенче урынга "Ласточка" чыкты. Өченче-дүртенче урыннарны "Калинушка" белән "Өмет" бүлештеләр.
    эстафета күренешләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: