Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ышанычны аклыйлар, дәрәҗәләрен саклыйлар

Әлеге хезмәт бик борынгы һөнәрләрнең берсе. Район халкына нигездә, бу хезмәттә иң ышанычлы сәүдә үзәкләренең берсе- "Кама" кулланучылар җәмгыяте санала. Бүген аның карамагындагы 55 кибет хезмәт күрсәтә.

Җәмгыятебездә кискен үзгәрешләр башлангач, күпләр үз кәсепчелеген табып сатып-алу эшенә керештеләр. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә районыбыз биләмәсендә җылы яңгырлардан соң үскән гөмбәләрдәй шәхси кибетләр калкып чыкты. Шулай да сәүдә хезмәтенә төп нигез салган кулланучылар җәмгыяте кайбер төбәкләрдәге кебек таралып юкка чыкмады. Киресенчә ул ныгыды, заманча төс алып әкренләп товар җитештерүче үзәккә әверелде. Берничә дистә ел элек район үзәгендә ике төрле ипи һәм булка әйберләре пешерелүен райондашларыбыз яхшы хәтерли. Шуңа монда беренче чиратта нык искергән ипи пешерү җиһазларын яңарту турында уйлана башладылар. Аннары ипинең күрше-тирә районнардан, Чистай, Яр.Чаллы, Казан кебек шәһәрләрдән китерелүенә дә кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеген борчыды.
Шуңа алар гасырлык тарихы булган икмәк комбинатын яңарту юлларын эзли башладылар. Боларның барысында да якташыбыз, Котлы Бөкәш авылы егете Раил Бариев башлап йөрүче булды. Аның тыңгысыз хезмәте нәтиҗәсендә әкренләп үзгәрешләр була торды. Мисал өчен, хәзерләүләр конторасы буларак, бүгенгесе көнне үз көчен югалтып барган эре предприятие базасында теплица хуҗалыгы, катнаш азык җитештерү үзәге, заманча эшләнгән атлар фермасы үсеп чыкты. Айрат Нуриәхмәтов җитәкләгән бу коллектив бүген элек күнегелгән хезмәт күрсәтүне дә уңышлы дәвам иттерә. Югарыда телгә алынган производстводан тыш халыктан көнкүреш калдыклары-йон, тире, кәгазь, чүпрәк, металл ватыклары, дару үләннәре, хәтта төрле җиләк-җимешне дә кабул итү уңышлы оештырыла. Үз теплицаларында химикатсыз үстерелгән кыяр инде күптән район халкына сатыла. Аш тәмләткечләр җәмәгать туклану предприятиесенә озатыла. Ат фермасының да үсеше һәм киләчәге өметле. Хәзер аларның хәтта үз чабыш атларына хәтле бар. Аннары, районыбызга моңарчы күбесенчә читтән кайтарылган халкыбызның яраткан ризыгы ат ите казылыгы җитештерү дә уңышлы дәвам итә. Аның күп өлеше кибетләргә чыгарыла, читкә дә озаталар. Быел 6 айда гына монда яхшы сыйфатлы 800 килограмм казылык җитештерелгән.
Сүзебезне сәүдә хезмәтеннән башлаган идек. Районыбызда ул хәзер заманча төс алды. Район үзәгендә зыянга эшләүче вак кибетләр бетерелде. Бүгенгесе көнне 10-15 кибет алган табышны 5 сәүдә үзәге иркенләп үтәп бара. Ипи пешерү комбинаты янәшәсендә бәләкәй генә кайнар ипи сату киоскасы бүген инде райондашларыбызга тәүлек буена хезмәт күрсәтүче эре сәүдә йорты булып танылды. Сатыла торган товарларның да күпчелеге үзебездә җитештерелә. Икмәк комбинатында гына бүген йөзләгән исемдә кондитер товарлары эшлиләр. Иң куанычлысы, аларны районыбызда гына түгел, инде Европа илләрендә дә яхшы беләләр. Чөнки безнекеләр елның-елында халыкара күргәзмәләрдә катнашып дипломнар алып кайталар. Район ипи пешерүчеләре һәр айда республикабыз халкына 5 тонна сохари, 3,5 тонна-сушки, 1 тонна печенье төяп озата. Шулай итеп алар республикабыз азык-төлек базарында үзләрен ышанычлы җитештерүче итеп таныттлар һәм лаеклы урыннарны таптылар. Соңгы халыкара мөһим вакыйгалар хакында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Казан шәһәрендә узган студентларның Бөтендөнья Универсиада спорт уеннарында да безнең сәүдә хезмәткәрләре үзләренең саллы өлешләрен керттеләр. Ипи пешерү комбинатында җитештерелгән дүрт төрле ризык 3 атна дәвамында һәркөнне иртә таңнан тонналап Универсиада кунаклары һәм спортчылар өстәленә озатылды. Әйтүләренә караганда, чит ил вәкилләренә безнең бодай, арыш оныннан пешерелгән булочкаларга сорау аеруча күп булган. Универсидада катнашучыларга шулай ук җәмәгать туклануы предприятиесенең 7 кешедән торган аш-су осталары бригадасы да лаеклы хезмәт күрсәткән. Алар һәркөнне спорт уеннарына килгән 70 әр мең тамашачыны тәмле өчпочмаклар белән сыйлаганнар. Иң куандырганы, районыбыз сәүдә хезмәткәрләре эше Универсиаданы оештыручылар комитеты тарафыннан да югары бәяләнгән.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
"Кайнар ипи" сәүдә йорты хезмәткәрләре Миннегөл Хашимова һәм Илсөяр Нуретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев