Ышанычлы кулда барысы да

СССР Министрлар Советының махсус карары белән 1952 елның 29 октябрендә МВД системасында ведомстводан тыш сак службасы булдырыла. Шушы вакыт эчендә служба структурасы тамырдан үзгәрде, техник җиһазланышы заман таләпләренә җавап бирә. Шуңа без саклаган объектлар, фатирлар һәм гражданнарның милке ышанычлы кулда дияргә була. Районыбызда бу служба 1982 елда гына оеша. Аның...
СССР Министрлар Советының махсус карары белән 1952 елның 29 октябрендә МВД системасында ведомстводан тыш сак службасы булдырыла. Шушы вакыт эчендә служба структурасы тамырдан үзгәрде, техник җиһазланышы заман таләпләренә җавап бирә. Шуңа без саклаган объектлар, фатирлар һәм гражданнарның милке ышанычлы кулда дияргә була.
Районыбызда бу служба 1982 елда гына оеша. Аның беренче җитәкчесе итеп Миннулла Вәли улы Вәлиев билгеләнә. Башлангыч мәлдә ул бу службаны таныту буенча шактый күп көч куя. Шуннан соң төрле елларда бу подразделениене Марсель Вәгыйзов, Васыйл Хафизов, Рамил Садыйков җитәкли. Үзләренең һөнәри осталыкларын алар хезмәткәрләргә дә бирә алдылар. Һәркайсы үз эшләренә җаваплы каравы һәм куелган бурычны намус белән башкаруы белән абруй казандылар.
Ведомстводан тыш сак бүлеге структурасында озак еллар дәвамында хезмәт итүче Фәрит Әлмиев, Рамил Минневәлиев, Марсель Нургалиев, Рөстәм Гыйззәтуллин, Марсель Нәбиуллин бүген дә үз эшләренең чын осталары. Бүгенгесе көнне әлеге служба кул астында төрле-төрле 100 объект исәпләнә. 50 урында корал, ау мылтыклары сейфлары һәм гражданнарның кыйммәтле милке, шулай ук район үзәгендә 6 фатирны да бу бүлек хезмәткәрләре саклый. Аларның барысы да ышанычлы кулда булуы хакында тормыш үзе сөйли. Мисал өчен быел ике фатирга җинаятьчеләр үтеп керү факты булды. Аның икесендә дә безнең хезмәткәрләребезнең оператив һәм оста эш итүләре нәтиҗәсендә караклар кулга алынды. Киләчәктә дә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үз эшләрен тел-теш тидермәслек итеп башкарырлар.
Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне һәм сак бүлеге ветераннарын олы юбилеебыз белән котлап бәхет, саулык-сәламәтлек телисем килә.
Рәсемдә: кизү торучы экипаж М.Нәбиуллин, Р.Галиев, отделение командиры И.Гарифуллин үзләре саклаган объект янында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.16200
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.8700
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13400
-
13 май 2022 - 08:34Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул" Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.6700
-
12 май 2022 - 09:43Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан? Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли.17200
-
12 май 2022 - 08:56Айгөл Бариева: "Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау" "Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә.12600
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.94800
-
11 май 2022 - 08:39Тәрәзә пыялаларын ничек чистартырга? Тәрәзә пыялалары чиста булсын, ялтырап торсын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.15600
-
9 май 2022 - 11:01Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!15300
-
7 май 2022 - 15:18Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар Бүген, 7 май көнне Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.16400
-
6 май 2022 - 09:43Балык Бистәсе егетләрен армия сафларына озаттылар Армиядә хезмәт итү - һәр гражданинның мактаулы бурычы.34600
-
6 май 2022 - 09:37Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды Нәҗметдин Фәхретдин улы Хәмидуллин Яңа Сала авылыннан.60900
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
5 май 2022 - 14:22Балык Бистәсе районында юл һәлакәте булды
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.16200
-
13 май 2022 - 08:58«Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.7300
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.8700
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика