Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөгерү–сәламәтлек

Узган атнаның шимбә көнендә район үзәгендә традицион "Милләтләр кроссы" үткәрелде. Анда йөзләгән балыкбистәлеләр катнашты. Бу ярыш олы спорт бәйрәменә әйләнде һәм ул һәркемнең күңеленә хуш килде. Кояшлы матур иртәдә район Мәдәният йорты каршысында авыл җирлекләреннән һәм район үзәгеннән йөзләгән егетләр һәм кызлар җыелды. Алар арасында авыл хуҗалыгы эшчәннәре, оешма, предприятие...

Узган атнаның шимбә көнендә район үзәгендә традицион "Милләтләр кроссы" үткәрелде. Анда йөзләгән балыкбистәлеләр катнашты. Бу ярыш олы спорт бәйрәменә әйләнде һәм ул һәркемнең күңеленә хуш килде.
Кояшлы матур иртәдә район Мәдәният йорты каршысында авыл җирлекләреннән һәм район үзәгеннән йөзләгән егетләр һәм кызлар җыелды. Алар арасында авыл хуҗалыгы эшчәннәре, оешма, предприятие һәм учреждение вәкилләре дә бар иде. Барыннан да бигрәк балалар күп җыелган. Бу аңлашыла да, ни дисәң дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү беренче чиратта яшь организм өчен бик кирәк. Хәер, өлкән яшьтәгеләр, хәтта пенсия яшендәгеләр дә күп иде биредә. Аларның барысын да физкультурага мәхәббәт кенә түгел, сәламәт яшәү рәвеше дә берләштерә иде. Хәтта араларында төрле сәбәпләр аркасында йөгерүдә катнаша алмый торганнар да бар. Алар күбрәк үз хезмәттәшләре, танышлары, дуслары өчен борчылдылар. Бәйрәм ул һәркем өчен дә бәйрәм.
Ярышта катнашучыларны теркәгән арада район Мәдәният йорты хезмәткәрләре балыкбистәлеләрнең күңелләрен матур җырлар белән күтәрделәр. Ниһаять йөзләгән йөгерүчеләр өчен озак көтелгән команда яңгырады. Үз яшьләре категориясендәге төркемнәр бер-бер артлы алга ыргылдылар. Кайбер йөгерүчеләр бар күңелләрен биреп йөгерде, бер ишеләр үз кәефләре, сәламәтлекләренә нигезләнеп кенә чаптылар. Болар барысы да әлеге үткәрелә торган спорт чарасының төп максаты иде.
Ниһаять район үзәгенең олы стадионында күп санлы тамашачылар шат авазлары белән беренче спортчыларны каршыладылар. Алар стадионда берәр мәртәбә әйләнеш ясагач финишка чыктылар. Бу көнне көзге йөгерү марафонында 700 дән артык кеше катнашкан иде. Әлбәттә, барыннан да бигрәк бәйгедә район үзәге мәктәбе укучылары, район агротехник көллият студентлары, үзәк хастаханә, район электр челтәре һәм башка оешма хезмәткәрләре җыелган.
-Барыгызны да спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлыйм,-дип башлады үзенең сәламләү сүзен муниципаль район башлыгы Илһам Валеев. -Күптән түгел бу стадионда безнең футболчыларыбыз республика чемпионатында алтын медаль яулап алдылар. Спортның башка төрләре буенча да уңышларыбыз җитәрлек. Ни дисәң дә район үзәгендә моның өчен бөтен уңай мөмкинлекләр дә бар. Безнең яшьләребез нык, таза, сәламәт булып үсәргә тиешләр. Үз уңышлары белән киләчәктә балыкбистәлеләрне сөендереп яшәсеннәр иде.
Бәйрәмнең иң сөенечле мизгеле дә килеп җитте. Муниципаль район башлыгы кулыннан ярышта катнашучы җиңүчеләр Дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар. Җиңүчеләрнең йөзендә шат елмаю. Аларга кушылып дуслары, хезмәттәшләре дә сөенә. Бер сүз белән әйткәндә бу көнне оттыручылар булмады. Бәйрәмдә катнашучы һәркем күтәренке кәеф белән таралды.
Рәсемдә: бәйрәмнән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев