Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Район язмышы сезнең кулларда"

Узган шимбә көнне район Мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналар узды. Районның дистәләрчә педагоглары намуслы, игелекле хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләр алдылар.

Чын укытучы-фәннәр өйрәтүче генә түгел, ә бәлки рухи-әхлакый яктан балаларыбызны тәрбияләүче дә. Хәзер искечә укыту мөмкин түгел. Мәгарифне модернизацияләү дәвам итә, аның эчтәлеге үзгәрә, яңа стандартлар кертелә. Әмма бернинди яңалыклар да педагогик талантны һәм осталыкны алыштыра алмыйлар. Шәхес тәрбияләүдә укытучының роле бәһасез.
Бу көнне район Мәдәният йорты залына районның мәгариф учреждениесе җитәкчеләре, иң яхшы укытучылары җыелганнар иде. Аларга сәламләү сүзе белән район башлыгы И.Валеев мөрәҗәгать итте.
-Районыбызның язмышы сезнең кулларда,-диде ул. -Җәмгыятькә лаеклы дәвам тәрбияләү безнең төп бурычыбыз. Алар белемле дә, сәламәт тә булырга тиеш. Шуңа да һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк. Тәрбия эшен грамоталы итеп оештыру, укытучыларның,директорларның осталыгыннан күп нәрсә тора. Ә бездә яхшы мисаллар күп. Яшьләрне туган ягыбызда эшкә калдырырга өндәргә кирәк. Яңа эш урыннары булдыру, җитештерүне шул исәптән авыл хуҗалыгын үстерү безнең бурыч. Болардан башка районның киләчәге юк. Районның барлык укытучыларына үз бурычларына тугрылык саклаганнары, балаларыбызга күңел җылылыгы биргәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм.
Аннары район башлыгы бер төркем укытучыларга намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.
Гимназия башлангыч сыйныф укытучысы Ф.Ихсанова, Рус Әшнәге мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Г.Золотцева, ДЮСШ тренер-укытучысы М.Дияров, Зур Мәшләк мәктәбенең физика укытучысы Г.Вәгыйзов, Биектау мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы А.Бәдретдинова РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Почет грамоталарына лаек булдылар. Республика министрлыгының Почет грамотасы һәм "Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" Почет билгеләре Р.Исмәгыйловага (Шомбыт), В.Җәббаровага (гимназия), Ч.Нәбиуллинага (Балык бистәсе 2 нче мәктәбе), Н.Шакировка (Котлы Бөкәш), Ф.Кәримуллинага (Югары Тегермәнлек) һәм башка хөрмәтле педагогларга тапшырылды. Мәгарифкә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен бер төркем укытучылар муниципаль район башлыгы һәм район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Укытучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Садыйков, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе В.Малакаева тәбрикләделәр.
Тантанада шулай ук 2010-2015 елларда Татарстан республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе рамкаларында уздырылган "Безнең яхшы укытучы" грантын алучылар да катнаштылар. "Укытучы-тикшерүче" гранты конкурсында җиңүче Яңа Арыш мәктәбе директоры Д.Нәбиуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 60 мең сумлык сертификатын алды.
Бәйрәм тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Район педагоглары алдында балыкбистәлеләрнең яраткан үзешчәннәре А.Автономов, Р.Зарипова, Ф.Бәдретдинова, Г.Хроленко, Н.Фомина, Г.Нотфуллина, "Экстрим" һәм "Серпантин" балалар бию ансамбльләре, "Камский зори" вокаль ансамбле һәм башкалар чыгыш ясадылар. Бәйрәм күңелле узды һәм залда утыручы укытучыларга, ветераннарга бик ошады.
Алда район педагоглары алдында зур һәм катлаулы эш тора. Алар үз бурычларын уңышлы үтәрләр әлбәттә. Моның өчен мөмкинлекләре дә, теләкләре дә җитәрлек.
Рәсемнәрдә: район башлыгы И.Валеев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Садыйков волонтер-балалар арасында.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев