Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язгы чорда су баса, әзерлегең булмаса

    Районыбыз авылларына язгы болгавырда су астында калу куркынычы янамаса да, бу чор шактый гына аяныч гамәлләр кылырга сәләтле. Шунлыктан мәкальдәгечә җиңнәрне сызганулы, итәкләрне җыеп тоту зыянга булмастыр.Безнең район гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Валерий Ветелкин белән түбәндәге әңгәмәбез нәкъ менә шул әзерлек чараларына кагыла да инде. -Валерий Иванович, сакланганны Ходай...

    Районыбыз авылларына язгы болгавырда су астында калу куркынычы янамаса да, бу чор шактый гына аяныч гамәлләр кылырга сәләтле. Шунлыктан мәкальдәгечә җиңнәрне сызганулы, итәкләрне җыеп тоту зыянга булмастыр.Безнең район гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Валерий Ветелкин белән түбәндәге әңгәмәбез нәкъ менә шул әзерлек чараларына кагыла да инде.
    -Валерий Иванович, сакланганны Ходай да саклармын, дигән әйтемне күздә тоткан хәлдә, язгы ташулар чорына бистәлеләрнең әзерлеге ни гамәлдә икән?
    -Бу юнәлештә район күләмендә оештырылган махсус комиссия тарафыннан чаралар комплексы расланды. Шул нигездә, урыннарда конкрет эшләр башкарыла. Әйтик, бүгенге көнгә районның автомобиль юлларындагы җитмеш су үткәрү трубасы кардан, боздан чистартылды. Күперләрнең барысы да ташу суларын үткәрү өчен әзерләнде. Егерме гидрокорылманың сулары киметелде. Шудырмалы клапаннары ачылды: өстәмә кичектергесез чаралар өчен район бюджетенда резерв фонд булдырылды. Булган мотопомпа һәм өстәмә электр чыганакларының төзеклеге тикшерелде.
    -Янәдән, бер канатлы әйтемгә мөрәҗәгать итик әле. "Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма" ,-ди халык. Күрәбез, су чыккан, балык тоту белән мавыгучылар әле дә бозга керәләр. Хәтта, кар чаналарында?
    -Әйе, моны кешенең үз язмышына җавапсыз каравы буларак танырга кирәк. Быел гына республика күләмендә сулыкларда ун кеше батып үлде, шуның берсе бала. Балыкчылар Кама өстенә керә торган юлларда кизү торырга практик яктан мөмкин түгел. Язгы ташу бозны тәүлекләп түгел, сәгатьләп, минутлап ашый. Узган ел боз аерылып агып китүчеләр дә булды бит. Бу хәл безнең балыкчылар белән кабатланмас дип кем гарантия бирә ала. Димәк, саклану чаралары һәркайсыбыз өчен мөһим бурыч.
    Бу уңайдан, ата-аналар, укытучыларга ирештерәсе теләгем бар. Язгы ташуда уйнау балачакның истәлекле мизгеле. Әмма, мавыгуларның аяныч тәмамланган чаклары да аз түгел, яшь гомерләр өзелә. Хәзер, каникул чорына кергәндә балаларга күз-колак булу, аларның үзләрен генә инеш-елгаларга җибәрмәү бик кирәктер. Көпшәк кар куышлыгына төшеп фаҗига белән тәмамланган очракларны да һәрвакыт истән чыгармаска иде. Нәкъ, әңгәмә башында искә төшергән мәкальдәгечә: сакланганны Ходай саклармын, дигән.
    Әңгәмәне Вазыйх Фатыйхов язып алды.
    фото yandex.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: