Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яшәгән йортыбызда тәртип булдырыйк

    Узган җомга көнне республика ведомствоара комиссиясенең видеоконференция режимында чираттагы утырышы булды. Анда республика торак пунктлары территорияләрен чистарту, төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында сүз барды.

    ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.Ул безнең республикада ел саен үткәрелә. Комиссия утырышында аны оешканлык белән уздыруга кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.
    Республика комиссиясе утырышы тәмамлангач район ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Җамалиев алып барды. Инде хәбәр иткәнебезчә, район башкарма комитеты Балык бистәсе районы территориясендә 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул иткән иде. Эшләрне координацияләү буенча оператив штаб оештырылды. Торак пункт территорияләрен чистарту, төзекләндерү буенча мероприятиеләр планы төзелде. Һәр чәршәмбе санитар көн дип игълан ителде. Авыл җирлеге, учреждение, оешма, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә урамнарны, йорт тирәләрен, ферма, зират территорияләрен, чишмәләрне һәм башкаларны төзекләндерү эшен оештырырга тәкъдим ясалды. Чүп-чарны чыгару буенча коммуналь техниканың, көнкүреш калдыклары полигонының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк. Урманчылыкларга предприятие һәм оешмаларны территорияләрне яшелләндерү өчен җитәрлек күләмдә агач үсентеләре белән тәэмин итү бурычы куелды. Балык бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетына пляжны, азык-төлек һәм промышленность товарлары базарларын төзекләндерергә, балалар мәйданчыклары төзергә, район үзәгенә якындагы урман посадкаларын тәртипкә китерергә тәкъдим ителде. Районда шулай ук предприятие, учреждение һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында чисталык, төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде. 21 апрель көнне традицион өмә үткәреләчәк.

    Фото yandex.ru сатыннан алынган

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: