Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшел байлыгыбызны саклыйк

Урман-табигый байлыгыбыз, буыннардан-буыннарга тапшырыла торган милли горурлыгыбыз. Урман безгә югары сыйфатлы агач материаллар, җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәре бирә, кырларны су һәм җил эрозиясеннән саклый, авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуда мөһим роль уйный. Урман шулай ук гражданнарның ял итү урыны да. Кызганычка каршы, яз җитү белән урманда янгыннар чыгу куркынычы...

Урман-табигый байлыгыбыз, буыннардан-буыннарга тапшырыла торган милли горурлыгыбыз. Урман безгә югары сыйфатлы агач материаллар, җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәре бирә, кырларны су һәм җил эрозиясеннән саклый, авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуда мөһим роль уйный. Урман шулай ук гражданнарның ял итү урыны да.
Кызганычка каршы, яз җитү белән урманда янгыннар чыгу куркынычы арта. Коелган ылыс, узган елгы үлән язгы кояш астында бик тиз кибә. Ут белән саксыз эш иткәндә янгын чыгып еллар буе үскән урман юкка чыгарга мөмкин.
Мондый янгыннар гадәттә кешеләр гаебе белән эш һәм ял вакытында уттан саксыз файдалану аркасында килеп чыга. Янган шырпы ыргыту, сүндерелмәгән тәмәке, мылтык атканда җиргә төшкән пыж янгынга сәбәп булырга мөмкин. Урманда ташлап калдырган шешәләр, пыяла кыйпылчыклары да зур куркыныч тудыра. Кояшлы көндә алар кояш нурларын лупа кебек фокуслыйлар һәм янгын чыгаралар. Сүндерелмәгән учак та зур фаҗигага илтергә мөмкин.
Җәй көне янгыннар, нигездә, ылыслы урманнарда чыгалар. Янгын урманны тулысынча юкка чыгара. Туфрак катламына да зыян китерә. Агачлар белән беррәттән урман җәнлекләре яшәгән урыннар да юкка чыгарыла. Еш кабатланган янгыннар урманнарның сирәкләнүенә һәм бөтенләй юкка чыгуына илтә. Сирәк очрый торган үләннәр, агачлар кимегәннән кими. Экологик системадагы үзара мөнәсәбәтләр үзгәрә.
Янгыннар булган урманнарда корткычлар күпләп үрчи. Алар урманның исән калган өлешенә дә таралалар. Янгыннар вакытында урман җәнлекләре күпләп һәлак була. Кайбер популяцияләрнең саны кими.
Кешеләрнең урманга карата сакчыл карашы янгын чыгуларны киметергә мөмкинлек бирер иде әлбәттә. Янгын чыгу куркынычы аеруча көчле булган чорда урманнарда учак ягу, мангаллардан файдалану; тәмәке тарту, сүндерелмәгән шырпы, төпчек ташлау; мылтыктан ату, пиротехника куллану; урманда бензин яки май сеңгән чүпрәкләр калдыру; эшләп торган двигатель багына ягулык салу, ягулык системасы төзек булмаган техникадан файдалану, машиналар янында ачык ут куллану, тәмәке тарту; кояш төшә торган аланнарда шешәләр, пыяла кыйпылчыклары, башка төрле чүп-чар калдыру; үләнгә һәм камылларга ут төртү катгый тыела.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле кешеләр китерелгән зыянга бәйле рәвештә административ яки җинаять җаваплылыгына тартылалар.
Урман фонды арендаторлары, урманнан файдаланучы затлар, эшчәнлекләре урманга бәйле булган предприятиеләр һәм учреждениеләр янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче барлык чараларны үтәргә бурычлылар. Барлык таләпләрне төгәл үтәү, халык арасында аңлату эшләре алып бару яшел байлыгыбызны янгыннардан сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев