Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь талантлар бәйрәме

Дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды. Ул районыбызның мәдәни тормышында олы вакыйга дәрәҗәсендә үтте.

"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале ел саен үз тирәсенә меңәрләгән яшь талантларны җыя. Балык бистәсе җирендә үскән яшь, сәләтле малайлар һәм кызлар да бу яшьлек, матурлык бәйрәмендә актив катнашалар. Фестивальнең лауреатлары һәм диломантлары булалар. Быел да балалар, музыка җитәкчеләре, шулай ук республикабыз башкаласыннан килгән профессиональ сәнгаткәрләр фестивальгә ныклап әзерләнделәр. Гала-концерттан күренгәнчә, аларның тырышлыклары бушка китмәде. Концерт тамашачыларга бик ошады.
Районның абруйлы кунаклары арасында "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстры Раилә Гарипова, ТР атказанган артисты Наилә Вәлиева һәм башкалар бар иде.
Бу көнне сәхнәгә зона турларында җиңү яулаган иң яхшы яшь һәвәскәрләр чыкты. Алар хореография, вокал, конферанс номинацияләрендә сәләтләрен күрсәттеләр. Кемнәрнедер аерып алу да җиңел түгел. "Рапсодия", "Кама йолдызчыклары" хореография ансамбльләре, агротехник көллияттән Наилә Фатыйхова һәм Эльмира Шәйхетдинова дуэты, Шомбыттан Анастасия Тимофеева, Балык бистәсеннән Алинә Җәләлова, Адилә Миннекәева, Бәткедән Булат Хәбибуллин, Масловкадан Гөлчәчәк Вәливеа, Югары Тегермәнлектән Анастасия Дыхнэ, Олы Кульгадан Гөлүсә Садриева аеруча матур балкыдылар.
-Бүген күргәннәрем һәм ишеткәннәрем таң калдырды,-диде район башлыгы Илһам Валеев. -Безнең районда никадәр талантлы һәм сәләтле балалар бар. Без аларга вакытны да, средстволарны да жәлләмәдек һәм жәлләмәячәкбез. Аларның әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен тырышкан педагогларга, ата-аналарга рәхмәт белдерәм. Безнең иҗади коллективларны, аерым талантларны республикада гына түгел, бөтен илдә дә яхшы беләләр.
-Талантлы балалар үстергәнегез өчен рәхмәт,-диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. Районда балалар өчен күп эшләр башкарыла. Аларның иҗади киләчәкләре бар. Яшь артистларга яңадан-яңа иҗади уңышлар, өлкәннәргә сәламәтлек, бәхет телим.
Бәйрәм кичәсе ахырында район башлыгы педагогларга, художество һәм музыка җитәкчеләренә чәчәкләр һәм Грамоталар тапшырды.
Рәсемнәрдә: район башлыгы И.Валеев педагогларны бүләкли; сәхнәдә "Рапсодия" ансамбле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев