Яшь батырлар ачыкланды

Узган җомга көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1996 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды. Әлеге бәйгене менә өченче мәртәбә инде, бабасы-Кече Укмас авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Фәйзрахман Нәбиулла улы Нәбиуллин истәлегенә Казан шәһәренең "Веста" идарәче компания җитәкчесе Алмаз Нәбиуллин үткәрә. Бәйгедә...
Ярышларны рәсми төстә район башлыгы Илһам Валеев ачты. Ул районда спортны, аерым алганда татарча көрәшне үстерүгә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен А.Нәбиуллинны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Алмаз да бүләкләрсез кайтмаган инде. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлегенә принтер тапшырды ул. Баш хөкемдар Рафыйк Мөхәммәтшин яшь көрәшчеләрне, тренерларны, хөкемдарларны ярышларның кагыйдәләре, тәртипләре белән таныштырды.
Яшь кенә булсалар да, бу көнне келәмгә чыккан үсмерләр арасында көрәш сөючеләргә, җанатарларга яхшы танылып өлгергәннәре, район республика күләмендә җиңүләр яулаганнары да бар иде. Келәмдә барган киеренке көрәш берәүне дә битараф калдырмады. Тамашачылар матур алымнар күрсәткән көрәшчеләрне кул чабып алкышладылар. Бигрәк тә ДЮСШ, Трой-Урай, Яңа Арыш мәктәпләре көрәшчеләре арасында чын татар көрәше алымнары күрсәтүчеләр күп булды. Көндәшләрен минутлар, секундлар эчендә чиста итеп аркаларына салдылар алар.
Трой-Урайдан Данис Миннебаев (36 кг. кадәр), Александр Фугин (55 кг.), Күгәрченнән Фаил Гарифуллин (40 кг.), Котлы Бөкәштән (Рәмзил Сәхабиев (45 кг.), Ямаштан Инсаф Баһавиев (50 кг.), Бәткедән Булат Хисмәтов (60 кг.), Яңа Арыштан Фәндүс Зарипов (65 кг.), Олы Елгадан Азат Хәйретдинов (70 кг.), ДЮСШтан Айназ Билалов (70 кг.дан югары) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.
Командалар арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре (тренер Рафыйк Мөхәммәтшин) беренчелекне алдылар. Икенче урынга Күгәрчен командасы (Гамил Шәмсевәлиев) ия булды. Трой-Урай көрәшчеләре (Рәниф Мөхәммәтшин) өченче урынга чыктылар.
Көрәшчеләр ял иткән арада тәнәфесләрдә спорт бәйрәменә ямь өстәп "Кама йолдызчыклары" бию ансамбле, "Фламинго" аэробика группасы чыгыш ясадылар.
Җиңүчеләргә, призерларга Мактау грамоталарын, акчалата бүләкләрне ярышларның төп спонсоры Алмаз Нәбиуллин тапшырды.
Шунысы куанычлы, бу бәйге матур традиция буларак, районның спорт тормышында үз урынын алды. Аны хәзер көрәшчеләр дә, җанатарлар да һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйге дә зур оешканлык белән уздырылуы, татарча көрәшебезне бизәгән мизгелләргә бай булуы белән күңелләрдә озак сакланыр әле.
Рәсемдә: И.Валеев А.Нәбиуллинга рәхмәт хаты тапшыра; көрәш мизгеле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8100
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.10500
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12900
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.46800
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.97100
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды16500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!258400
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.16700
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.52400
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.13200
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19600
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.14200
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8100
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.10500
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика