Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ярыш рухы үзен аклады

    -Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр терлекчеләрдән югары күрсәткеч таләп итү генә түгел, аларны рәхәтләнеп ял иттерергә һәм күңелләрен күреп, олырак уңышларга рухландыра белергә дә тиешләр,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов.

    Күп еллардан бирле терлекчелек буенча районда үрнәк булып торган "Аяз-Ойл" хуҗалыгы бүген дә иң яхшылар рәтендә. Башкалардан үзгә буларак, алар терлекчелеккә ел әйләнәсе игътибарны киметми. Малларның баш саны да елдан-ел арта. Сөт җитештерүдә дә аларга тиңнәр юк. Шуңа савым осталары һәм ясалма орлыкландыру технологларының район конкурсын биредә үткәреп бик дөрес эшләделәр. Төрле хуҗалыклардан килгән осталарга биредәге алдынгы тәҗрибәне уртаклашу мөмкинлеге дә бирелде. Нәрсә-нәрсә, мәшләклеләр күңел биреп, тырышып эшли беләләр. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов та шундый тыңгысыз күңеллеләрдән. Аның эш сәгате һәркөнне иртә таңнан терлекчелек фермалары һәм җәйләүләрдән башлана. Әнә шуңа хуҗалык терлекчелек продукциясе җитештерүне киметми дә инде. Бүген үк инде биредә һәр сыердан уртача 17-18 килограмм сөт савалар. Иң куанычлысы, алар ел әйләнәсе терлекләрнең продуктлылыгын арттыру өчен тырышалар. Әйтик, кыш айларында савым сыерларының массалы төстә бозаулавы тәмамланса, бу көннәрдә аларга таналар алмашка килгән. Әлбәттә инде, хуҗалыкта малларны баланслы ашатуга зур игътибар бирәләр. Терлекләр рационыннан куерык, түп, шикәр, сыра производстволары калдыклары өзелми. Кыскасы, биредә барлык технологик таләпләрне дөрес кулланалар, төгәл үтиләр. Шуңа яшь маллар да сау-сәламәт, көр булып үсәләр. Бикчурай Чаллысы авылы янәшәсендәге җәйге лагерьда әнә терлекчеләр күмәк көч белән май аенда өлгергән дару үләннәрен җыеп киптерүгә керешкән. Ул маллар өчен менә дигән витаминлы ризык. Килгән савымчылар һәм белгечләр дә боларның барысын да зур соклану белән карадылар.
    -Эшне яратып, күңел биреп башкару шундый була ул. Шифалы үләннәрне эзләп ерак барырга да кирәкми. Зур чыгымнар да таләп ителми. Барысы да аяк астында. Тик мөһим эшне оештыра белергә генә кирәк,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев.
    Савым осталары конкурсына дистәдән артык кеше җыелган иде. Һәркайсының әзерлеге яхшы. Чөнки аларның барысы да күп еллардан бирле хезмәт куялар. Белгечләр конкурсны үткәрү тәртибе белән таныштыргач, тантаналы төстә флаг күтәрелде. Аннары савым осталары белән ясалма орлыкландыру технологлары билетлар алып имтиханга әзерләнә башладылар. Баш белгечләр Вәкил Хаҗиев, Зайфә Хәмидуллина, Әхәт Шакиров конкурс барышын җентекләп күзәттеләр, балл системасы буенча бәя бирделәр. Ул бер-берсенә бәйләнеп уңышлы дәвам итте. Җирле савым осталары да килгән хезмәттәшләренең көч сынашуларын зур игътибар белән карадылар. Савымчылар теоретик сорауларга җавапны тапшыргач, саву аппаратларын сүтеп җыйдылар һәм шуның белән үк сөтне дә савып күрсәттеләр.
    Ә ясалма орлыкландыру технологлары теоретик сорауга җавап, лаборатор эш һәм практик күнекмә буенча имтихан бирделәр. Аларның барысын да район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгечләре, хуҗалыкларның терлекчелек бүлекләре җитәкчеләре катнашында комиссия бәяләде. Киеренке ярышта савымчылар арасында "Ая-Ойл" хуҗалыгының алдынгы савымчысы Зөлфия Мостафина җиңүче булды. Икенче урынга "Масловка" белән "Азык-төлек корпорациясе" нән Мария Аксакова һәм Гөлнур Гәрәева чыкты. Ә өченче урынны елның-елында хуҗалыкта һәм районда җиңүче булган Олы Елга авылыннан Нәзифә Садыйкова яулады.
    Ясалма орлыкландыру технологлары арасында 98 балл җыеп Рус Әшнәге фермасыннан Сания Зәйнетдинова җиңүче булды. Икенче урынга Масловка белән Яңа Арыштан Гөлшат Гыймадиева һәм Фәннур Зиятдинов чыкты. Олы Елга фермасыннан Зөфәр Фазылов өченче урынны алды. Аларның барысына да акчалата бүләкләр тапшырылды. Шулай ук катнашучылар да бүләксез калмады. Конкурста җиңүчеләр тиздән республика бәйгесендә катнашып районыбыз терлекчеләре данын яклачаклар.
    Рәсемндә: бәйгедән күренеш;

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: