Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яратып һәм рухланып

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан мәдәният хезмәткәрләре район Мәдәният йортында зур тантанага җыелдылар.

Бу көнне Мәдәният йортының тамашалар залында иң яхшы клуб, китапханә, музей һәм кино хезмәте күрсәтүчеләр җыелган иде. Алар авыл халкына мәдәният һәм сәнгатьне киң пропагандалыйлар, күпмилләтле халкыбызның борынгы йолаларын уңышлы дәвам иттерәләр. Һәркайсының үз эш стиле. Тик аларны сайлаган һөнәрләренә тугрылыклылык берләштерә. Мәдәният хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров тәбрикләде. Рәхмәт һәм котлау сүзләре белән ул бүгенге заман җәмгыятендә зур эшләр башкаручы, шулай ук мәдәни һәм социаль-икътисадый тормышыбыз үсешендә актив катнашучы мәдәният хезмәткәрләре турында сөйләде. Күп еллардан бирле килгән күркәм гадәт буенча күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен китапханәче Т.Скворцова күкрәк билгесе, Мәдәният йорты методисты Г.Хроленко, "Кама таңнары" вокаль ансамбле хор җитәкчесе Ф.Бәдретдинова, Олы Әшнәк китапханә мөдире Г.Мөхәммәтшина республика мәдәни үсеш үзәге дипломнары белән бүләкләнделәр. Шулай ук бу бүләккә Олы Елга Мәдәният йорты мөдире В.Мингалиев тә ия булды. Ә М.Гәрәев 5 нче республика конкурсында катнашканы өчен шундый ук диплом белән бүләкләнде. Тантана барышында Тәб.Чаллы Мәдәният йорты мөдире И.Садыйков, район Мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе И.Җәләлов, Котлы Бөкәш китапханәчесе Д.Сәхапова, Юлсубино китапханә мөдире Н.Миннеханова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Л.Кузнецова, район Мәдәният йорты хезмәткәре Л.Җәләлова Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Мәдәният-сәнгать өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган ветераннар Яншыктан М.Гәрәев, Шомырбаштан Н.Кузнецова, Биектаудан Р.Әхмәтвәлиев тә бүләксез калмадылар. Тантанада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Н.Чернова белән район Мәдәният йорты директоры Ф.Әхмәтҗанова да хезмәттәшләре турында матур, җылы сүзләр әйттеләр. Залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Садыйков: -Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп эшлиячәкбез. Күп төрле районкүләм чараларда катнашабыз. Чөнки мәгариф белән мәдәният бер-берсеннән аерылгысыз,-диде.
Мәдәният хезмәткәрләре бу көнне рәхәтләнеп концерт программасы карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X