Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яралары китми күңелдән...

Һәр елны совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгару көнендә Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз очрашуга җыелалар. Һәм хәрби хезмәттә узган яшьлекләрен искә алалар.

Район Мәдәният йорты янына җыелган "әфганчылар" бер-берсе белән шатланып кочаклашалар, кул кысышалар. Трагик һәм героик вакыйгаларга бай булган бу хәрби эпопея 10 елга сузыла. Ул беткәнгә дә 23 ел инде. Әмма үткәннәр әле дә булса сугышчы интернационалистларның хәтерендә саклана.
-Безнең районда Әфганстанда 109 егет хезмәт итте,-дип сөйли хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар район советының рәисе, әфган сугышы ветераны, "За отличие в охране государственной границы" медале кавалеры Илдус Моталлапов. -Аларның 4 се-Равил Гыйниятуллин, Сәлим Җамалиев, Рамил Ибәтов, Илфат Хәбриев туган якларына әйләнеп кайтмадылар. Алар һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнделәр. Бик күпләре "За боевые заслуги" медальләренә лаек булдылар. Алар арасында М.Аркилов, И.Әхмәдиев, А.Гайниев, Р.Гыймадиев, В.Гребенщиков, Г.Заһидуллин, Р.Сөнгатуллин, М.Хөснетдинов, А.Шәрәфиев, Н.Әхмәдуллин, И.Вәлиев, Р.Галимов, Р.Задин, И.Касыймов, Р.Мөхәммәтшин, С.Сәлахиев, Г.Хисамиев, Ф.Хәсәнов бар.
Традиция буенча бу очрашу хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-әфганчылар обелискына чәчәкләр, гирляндалар салу белән башлана.
Аннары тантана "Дуслык" кафесында дәвам итә. Якташларны котларга район башлыгы Илһам Валеев та килгән иде.
-Сез үзегезнең яшьлекнең иң матур елларын авыр хезмәткә бирдегез. Ватан алдындагы хәрби бурычыгызны намус белән үтәдегез. Шуңа да без сезне хөрмәт итәбез. Әлегә кадәр сезнең хәрби хезмәтегез тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгәндер. Әмма район җитәкчелеге сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Чын күңелемнән сезгә күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш, уңышлар телим,-диде ул.
Аннары тантанада катнашучыларны район хәрби комиссары Ф.Ваһапов республика хәрби комиссары С.Погодин һәм үз исеменнән котлады.
-Бу истәлекле көндә яңадан җыелуыбызга мин бик шат,-диде запастагы офицер, орден кавалеры Николай Карпеев. -Бик күпләр кызганычка каршы бу көнне бергә җыела алмыйлар. Мондый мөмкинлек тудырганнары өчен район башлыгы И.Валеевка, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның район советы рәисе И.Моталлаповка рәхмәт белдерәбез. Мондый очрашулар бик кирәк. Без аларда яшьлегебезне искә алабыз, киңәшәбез, ниндидер проблемаларыбызны хәл итәбез. Безнең һәрберебез өчен сугыш төрле вакытларда тәмамланса да, без бер каннан, коралдашлар.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Мөдәрис Гаянов сугышчы интернационалистларны тыныч тормышта да намуслы хезмәт итүләрен билгеләп үтте. Ул аларга батырлыклары, түземлекләре өчен рәхмәтен белдерде һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Богуславскийның бүләкләр әзерләвен җиткерде.
Очрашу дәвамында район Мәдәният йорты һәм балалар иҗат үзәге үзешчәннәре чыгыш ясадылар. "Әфганчылар" үзләре дә концертта катнаштылар. Газинур Баһавиев үз җырларын башкарды. Рамил Сөнгатуллин гитарада уйнап җырлады.

Рәсемдә: обелиск янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев