Гигант төзелешләрнең берсендә...

Күгәрчен авылы янәшәсендә заманча яңа технология нигезендә эшлиячәк ит комбинатына республикабызда гына түгел, Рәсәйдә дә тиңнәр булмаячак. Без биредә эшләрнең ничек баруы белән танышып кайттык.
Чиста кырда кыска гына вакыт эчендә калыккан заманча завод биналары сокландырып куя. Инде әнә ике катлы административ көнкүреш бинасы да төзелеп беткән. Монда бүген эчке эшләр генә калган. Җылылык системасын эшләтәсе, канализация, суүткәргеч сузасы бар. Бүлмәләрдә буяу, агарту, бизәү эшләре алып барыла. Әйтүләренә караганда монда 75 урынга тулай торак, ашханә һәм прораб, участок башлыклары бүлмәләре урнашачак. Әлегә төзелеш белән җитәкчелек итүче белгечләр аерым вагоннарда урнашкан. Без килгәндә көн инде кичкә авышып бара иде. Якты, җылы вагон эчендә төзелеш җитәкчеләре алда торган мөһим эшләр хакында фикерләшәләр. Алар барлык операцияләрнең да план нигезендә алып барылуын әйттеләр. Тик менә артык озакка сузылган көзге яңгырлар гына эшкә бераз тоткарлык ясаган. Хәзер инде бөтен көчне туплап шушы югалган вакытны кайтару өчен тырышалар. Кар-бураннар башланганчы ит заводының производсто цехы стеналарын җылытылган панельләр белән торгызу эше бара. Биредә кранчылар, эретеп ябыштыручылар һәм монтажчылар ялсыз диярлек эшлиләр.
-Бу цех 4800 квадрат метр мәйданны билиячәк. Салкын кыш көннәрендә әлеге производство бинасында эчке эшләр алып барылачак. Җылыту, җилләтү системаларын эшләү, канализация, сүткәргеч сузу һәм кирәкле җиһазларны урнаштыру кебек катлаулы операцияләрне башкарырга планлаштырабыз,-ди прораб-куратор Илмар Гаффаров.
Төзелештә барысы да график нигезендә алып барыла. Бүгенгесе көнне 6 бригада, 55 хезмәткәр эшли. Төзелеш өчен кирәкле, мөһим булган барлык материалларны кайтарып куйганнар. Бетон измәне дә күп төзелешләрдәге кебек читтән ташымыйлар, үзләрендә генә җитештерәләр. Бу цехта барысы 150 кубометр бетон эшләп чыгарыла. Соңгы заман рухында эшли белүче осталарның күбесе Ульян өлкәсеннән килгәннәр. Инде әкренләп үз районыбыз егетләре дә тартыла башлаган. Бүген инде монда Балык бистәсе, Күгәрчен, Олы Кульга авылларыннан берничә егет килеп хезмәт куялар. Эшләргә теләге зур булган ир-егетләргә бүген үк хезмәт күнекмәсе үтеп, конкрет участокта үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бар. Белгәнебезчә, ит комбинатына эшче-хезмәткәрләрне урамнан җыймаячклар. Бар яктан да сыналган, олы төзелештә чыныгу үткән осталар булу мөһимрәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.6700
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.10900
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.19200
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.6900
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.30500
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.7000
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.6900
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.6000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.81500
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк7600
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.8800
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...8400
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.11300
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7100
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.6700
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.10900
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.19200
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.8100
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.6900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика