Якты киләчәккә юл

25 май көнне район мәктәпләрендә традицион "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары туган мәктәпләре белән хушлаштылар, якты өметләр тулы олы тормыш юлына аяк бастылар. Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә бу бәйрәм һәрвакыттагыча тантаналы рәвештә узды.
Бу чыгарылыш мәктәп өчен аеруча үзенчәлекле, юбилей чыгарылышы. Моннан 20 ел элек мәктәпне беренче чыгарылыш сыйныф укучылары тәмамладылар. Шуңа да бәйрәм аеруча күңелле булды. Актлар залына ата-аналар, укытучылар җыелган иде. Йөзләренә дулкынлану бәреп чыккан. Кайберәүләренең күз яшьләре дә җемелди. Сәхнәдә аларның балалары. Сиздерми дә үсеп беткәннәр алар. Хәзер инде олы тормышка аяк басар вакытлары җиткән. Укучыларның шатлыклы елмаюлары артында дулкынлану сизелә. Балачак төгәлләнде, алда аларны нәрсә көтә? Киләчәкләре бәхетле булсын дип өметләнәсе килә.
-Сез безгә дә балаларыбыз кебек, 11 ел эчендә мәктәп сезнең икенче туган йортыгызга әверелде. Ә укытучылар кырыс тәрбиячеләр генә түгел, проблемаларыгыз һәм хыялларыгыз белән уртаклаша торган якын кешеләр булдылар,-диде мәктәп директоры Г.Зәйнетдинова. -20 ел эчендә мәктәпнең үз традицияләре барлыкка килде. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары педагогларның һәм ата-аналарның йөзләренә кызыллык китермәсләр. Аларның киләчәге якты һәм бәхетле булыр дип ышанабыз. Ә хәзер бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк. Барыгызга да уңышлар, шатлык телим.
Тантаналы линейкага район башлыгы И.Валеев та килгән иде.
- Сезнең мәктәп районның мәгариф учреждениеләре арасында иң алдынгылардан санала,- диде ул.- Бу хакта соңгы еллардагы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә анык дәлиллиләр. Сез безнең горурлыгыбыз, башкаларга яхшы үрнәк. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары да имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип ышанам. Сезнең планнарыгыз, хыялларыгыз, өметләрегезнең чынга ашуын телим. Хәерле юл! Сез-районның киләчәге!
Аннары И.Валеев балаларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен Мозохиннар, Демьяновлар, Клементьевлар гаиләләренә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Ул мәктәпкә дә бүләк алып килгән.
Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәм тамашасы әзерләгәннәр. Ул җырларга, шигырьләргә, шаяруларга бай булды. Аларны традиция буенча беренче сыйныф укучылары да котладылар. 10 елдан соң үзләренең соңгы кыңгырауларына чакырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының укытучылары, ата-аналары да изге теләкләрен җиткерделәр. Ә укучылар үз чиратларында яраткан укытучыларына чәчәк букетлары бүләк иттеләр.
Һәм, ниһаять, соңгы кыңгырау яңгырый. Аның шатлыклы да, моңлы да чыңы кайтаваз булып йөрде.
Рәсемдә: район башлыгы И.Валеев чыгарылыш сыйныф укучылары арасында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.5000
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.4800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14900
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.18100
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.9400
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11700
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.14300
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.49900
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.98500
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды19900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!260100
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.17600
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.54700
-
1 март 2021 - 14:56Балык Бистәсе районында бер машина йөртүче правасыз калды
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.5000
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.4800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14900
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.15400
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика