Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Ягез әле әниләр, ягез әле әбиләр”

    Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасындагы бәйрәм кичәсе әнә шулай аталган иде. Әйдәүче китапханәче Фәүзия Хөсәенова аны оештыруда зур тырышлык куйган. Җыр-моңга бай, үзенчәлекле, конкурс рәвешендә сценарий төзелгән. Бәйрәм табынына районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, бүгенге көндә дә хезмәт куючы асыл затларыбыз-Аналар чакырылган. Бәйрәм белән котлар өчен район...

    Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасындагы бәйрәм кичәсе әнә шулай аталган иде. Әйдәүче китапханәче Фәүзия Хөсәенова аны оештыруда зур тырышлык куйган. Җыр-моңга бай, үзенчәлекле, конкурс рәвешендә сценарий төзелгән. Бәйрәм табынына районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, бүгенге көндә дә хезмәт куючы асыл затларыбыз-Аналар чакырылган.
    Бәйрәм белән котлар өчен район хатын-кызлар советы рәисе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина сүз алды.
    -Һәркайсыгыз районыбызга тугры хезмәт иткән ханымнар сез. Мактап телгә алырлык үткәнегез, горурланып сөйләрлек ул-кызларыгыз бар. Киләчәктә дә үрнәк булып яшәгез, балаларыгызның күңелендә сезгә карата ярату, хөрмәт булсын, бәхетле, куанычлы, озын гомер телим,-диде ул йөрәгеннән чыккан изге теләкләрен җиткереп.
    Әйе, татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен иткән, тыйнаклык, сабырлык өлгесендә яши белгән. Ана кешегә җәмгыятькә кирәкле, тирә-юньдәгеләргә шәфкатьле, гаиләдә иманлы бала тәрбияләү кебек иң җаваплы вазыйфа да йөкләнгән.
    Бу яктан бәйрәмгә килгән хезмәт ветераннары, укытучылар Флера Сафина, Марсилә Садыйкова, табибә Илһамия Гарипова, шәфкать туташы Нәсимә Фәйзрахманова, хисапчы Гүзәлия Шәмиева, хаҗия Рәшидә Җамалиеваларның тормыш юлын үрнәк итеп күрсәтү дә җитәдер кебек. Хәтер-хатирәләрендәге якты мизгелләрне кабат яңарттылар, балалары үскәндәге кызык вакыйгаларны искә төшерделәр, үткән белән хәзерге заманны чагыштырды алар. Конкурс-викторинадагы сорауларга исә барлык аналар да теләп җавап бирделәр. Осталык, тапкырлык күрсәткәннәргә махсус медальләр тапшырылды, очрашу истәлеге итеп бүләк бирелде.
    Кичә әнә шундый матурлыкта тәмамланды. Җанга ятышлы бәйрәм оештырганы өчен Фәүзия Хөсәеновага барысы да рәхмәтле иде. Күңелдән тиз генә югалмас әле бу чара: җыр-моңнары искә төшеп җанга сөенеч өстәр, кызыклы мизгелләре белән елмайтыр, хәтерләрдә яңартылган гыйбрәтле язмышлар исә янәдән уйландырыр.
    ФӘҮЗИЯ ХӨСӘЕНОВА ҖЫР БҮЛӘК ИТӘ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: