Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа җиңүчеләр хөрмәтләнде

Урып-җыю эшләренең икенче атнасы йомгаклары буенча җиңүчеләрне эш урыннарында бүләкләү бу юлы да тантаналы шартларда үтте.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин һәм идарәнең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәлахов белән берлектә якшәмбе көнне игенчеләр янына юл тоттык.
Гадәттәгечә зур егәрлекле чит ил комбайннары арасында беренчелеккә "Логос" тан Николай Афанасьев лаек булды. Шушы ук хуҗалыктан Әгъзам Хисмәтов белән Петр Щербаков икенче, өченче урыннарны яуладылар.
Олы Елга авыл җирлеге биләмәсенең Абдуллинның фермерлык хуҗалыгында урып-җыю эшләре уңышлы бара. Уңган комбайнчы Минзөфәр Ибраһимов бер атна эчендә СК-5 комбайны белән 285 тонна ашлык суктырып алган. Әйтүләренә караганда уңышлары да әйбәт чыга. Ни дисәң дә чәчү технологиясен төгәл үтәп, үзвакытында корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүнең әһәмияте зур шул. Иген кырлары да чиста, уңышы да югары. Фермер инде чәчелгән участокның яртысыннан артыгын суктырып алган. Уңган комбайнчы Минзөфәр Ибраһимов күчмә Кызыл байрак белән акчалата бүләкне сөенеп кабул итте. СК-5 комбайннары арасында бу көнне икенче-өченче урыннарга Күкидән Рамазан Гыймаев белән "Арыш" җәмгыятеннән Айдар Галиев лаек булдылар.
Ә менә "Дон", "Акрос" комбайннары арасында "Азык-төлек корпорациясе"ннән Фәнис Мөхәммәтрәхимовка тиңнәр табылмады. Ул бер атна эчендә 383 тонна ашлык суктырып беренчелекне алды.
Аңа да күчмә Кызыл байрак белән акчалата бүләк тапшырылды.
Ә менә "Масловка"ның бай тәҗрибәле комбайнчылары Габделхәй Йосыпов белән Рәдиф Гарипов икенче, өченче урыннарга ия булдылар.
Бу көнне игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләрне дә игътибардан читкә куймадылар. "Кулон" агрофирмасыннан Ринат Гайнуллин барысын да уздырып барлыгы 705 гектар мәйданда эш башкарган. Игенчеләрнең хезмәтен күреп аңа тиешле бәя бирү аларны тагын да олырак җиңүләргә рухландыра. Һәрхәлдә җиңүчеләрнең йөзеннән шуны тоярга була иде.

Рәсемдә: Рафис Абдуллинның фермерлык хуҗалыгы комбайнчысы Минзөфәр Ибраһимовка бүләк тапшыру вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев