Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа елны күңелле каршылыйк!

Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Һәрвакыттагыча бәйрәм көннәрендә балыкбистәлеләрне күңелле концертлар, очрашулар, театральләштерелгән тамашалар һәм башка кызыклы бүләкләр көтә. Традиция буенча район үзәгенең оешма һәм учреждениеләре биналарын, территорияләрен бәйрәмчә бизәүгә конкурс үткәрелә. Быел мондый конкурс авыл җирлекләре арасында да оештырылды. 31 декабрь көнне район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 19.00...

Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Һәрвакыттагыча бәйрәм көннәрендә балыкбистәлеләрне күңелле концертлар, очрашулар, театральләштерелгән тамашалар һәм башка кызыклы бүләкләр көтә.
Традиция буенча район үзәгенең оешма һәм учреждениеләре биналарын, территорияләрен бәйрәмчә бизәүгә конкурс үткәрелә. Быел мондый конкурс авыл җирлекләре арасында да оештырылды.
31 декабрь көнне район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 19.00 сәгатьтә Яңа ел кичәсе башлана.
Программада:
-Кыш бабайларның, Кар кызларының, әкият персонажларының һәм бәйрәмчә бизәлгән транспорт парады. Анда күп кенә оешмаларның катнашуы көтелә;
-муниципаль район башлыгы И.Г.Валеев котлавы;
-бәйрәм салюты;
-Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы;
-"Могҗизалы сандык" театральләштерелгән тамашасы (җырлар, биюләр, уеннар, конкурслар).
1 гыйнвар-01.30 дан 03.30 га кадәр, 3-6 гыйнвар һәм 12 гыйнварда 20.00 сәгатьтә яшьләр өчен дискотека.
4 гыйнвар-район үзәге балалары өчен "Яңа ел шатлыгы" чыршы бәйрәме. 11.00 сәгатьтә башлана.
7 гыйнвар-балалар иҗат үзәгендә Раштуа чыршысы. Башлана 12.30 сәгатьтә.
13 гыйнвар-ветераннар һәм өлкәннәр өчен "Яңа ел кичәләре" бию программасы һәм театральләштерелгән тамаша. Башлана 16.00 сәгатьтә.
28-31 декабрь көннәрендә районның торак пунктларында Яңа ел чыршылары, 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр яшьләр өчен дискотекалар.
Район Мәдәният йортында "Әкиятләр һәм маҗаралар дөньясында" дигән кино бәйрәме:
3 гыйнвар-"Белоснежка. Месть гномов".
4 гыйнвар-"Тот еще Карлсон!"
5 гыйнвар-"Рио".
Башланалар 13.00 сәгатьтә.
Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча оештыру комитеты барлык учреждение, предприятие җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын мәдәни тамашалар уздыруда актив катнашырга чакыра. Яңа елны күңелле һәм оешакн төстә уздырыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев