Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Көн темасы

Яңа елны күңелле каршылыйк!

Яңа ел кичәсе 31 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда башлана. Программада: -Кыш бабайларның, Кар кызларының, әкият геройларының һәм бәйрәмчә бизәлгән автомашиналарның театральләштерелгән парады. Анда район оешма, предприятиеләре, авыл җирлекләре катнаша; -муниципаль район башлыгы И.Валеев котлавы; -бәйрәм салюты; -Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы; -"Яңа ел агентлыгы" театральләштерелгән...

Яңа ел кичәсе 31 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда башлана.
Программада:
-Кыш бабайларның, Кар кызларының, әкият геройларының һәм бәйрәмчә бизәлгән автомашиналарның театральләштерелгән парады. Анда район оешма, предприятиеләре, авыл җирлекләре катнаша;
-муниципаль район башлыгы И.Валеев котлавы;
-бәйрәм салюты;
-Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы;
-"Яңа ел агентлыгы" театральләштерелгән тамашасы (җырлар, биюләр, уеннар, конкурслар).
1 гыйнвар-01.30 дан 03.30 сәгатькә кадәр, 2-6 гыйнварда 21.00 сәгатьтә яшьләр өчен дискотека.
5 гыйнвар-район үзәге балалары өчен "Яңа елны күңелле каршылыйбыз" дип исемләнгән чрышы бәйрәме. 11.00 сәгатьтә башлана.
7 гыйнвар-балалар иҗат үзәгендә Раштуа чыршысы. 12.30 сәгатьтә башлана.
14 гыйнвар-ветераннар һәм өлкәннәр өчен "Яңа елны бергәләп каршылыйк" театральләштерелгән тамашасы һәм бию программасы. Башлана 16.00 сәгатьтә.
28-31 декабрь көннәрендә район торак пунктларында яңа ел чыршылары, 28 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр яшьләр өчен дискотекалар.
Нәниләр өчен
Район Мәдәният йортында үткәреләчәк "Әкиятләр һәм маҗаралар илендә" дип аталган кинобәйрәмгә чакырабыз.
* 3 гыйнвар "Смешарики. Маскарад"
* 4 гыйнвар "Приключения Маши в Стране Чудес"
* 5 гыйнвар "Сарила: Затерянная земля"
* 6 гыйнвар "Как поймать перо Жар-Птицы"
* 7 гыйнвар "Возвращение Буратино".
Билет бәясе 20 сум. Абонемент бәясе 100 сум. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев