Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Арышта көрәш бәйгесе

Күптән түгел Яңа Арыш мәктәбендә 1995-1998 елгы үсмерләр арасында район беренчелегенә көрәш ярышлары булып узды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән-13, Лаеш районыннан 1 команда килгән иде. 60 тан артык яшь көрәшче ун үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Яңа Арыш мәктәбе һәрвакыттагыча кунакларны, яшь көрәшчеләрне җылы каршылады. Ярышлар да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйгене...

Күптән түгел Яңа Арыш мәктәбендә 1995-1998 елгы үсмерләр арасында район беренчелегенә көрәш ярышлары булып узды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән-13, Лаеш районыннан 1 команда килгән иде. 60 тан артык яшь көрәшче ун үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Яңа Арыш мәктәбе һәрвакыттагыча кунакларны, яшь көрәшчеләрне җылы каршылады. Ярышлар да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Бәйгене ачу тантанасында мәктәп директоры Д.Нәбиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ә.Пулатов, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры И.Фатыйхов, хөкемдар И.Ишмөхәммәтов чыгыш ясадылар.Яшь көрәшчеләргә укуларында һәм спортта яңа үрләргә ирешүләрен, гадел итеп көрәшүләрен теләделәр. Баш хөкемдар А.Садыйков ярыш тәртибе белән таныштырды. Малайлар җиңүгә зур омтылыш, матур көрәш алымнары күрсәттеләр. Менә алар безнең яшь батырлар:
30 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында:
1. Илһам Закиров (Биектау).
2. Айрат Әхмәтҗанов (Биектау).
3. Инсаф Ишмөхәммәтов (Яңа Арыш).
32 кг. кадәр
1. Рәсим Сафин (Биектау).
2. Нияз Хисмәтов (ДЮСШ).
3. Инсаф Гыйлаҗев (Олы Елга).
40 кг. кадәр
1. Рәҗәб Әхтәмов (Яңа Арыш).
2. Александр Кибяков (Зур Мәшләк).
3. Фаил Гарифуллин (Күгәрчен).
50 кг. кадәр
1. Инсаф Баһавиев (Ямаш).
2. Рифат Хәмәтгалиев (Лаеш).
3. Инсаф Гыйматдинов (К.Бөкәш).
50 кг.дан югары
1. Нияз Каюмов (Шомбыт).
2. Ирек Кәримов (Лаеш).
3.Фәнзил Зыятдинов (Котлы Бөкәш).
55 кг. кадәр
1. Риназ Гобәев (Яңа Арыш).
2. Рәмис Сафин (Шомбыт).
3. Рәмзил Сәхабиев (Зур Мәшләк).
60 кг. кадәр
1. Фәндүс Зарипов (Яңа Арыш).
2. Александр Фугин (ДЮСШ).
3. Илназ Шәрәфиев (Котлы Бөкәш).
65 кг. кадәр
1. Илшат Мусин (Яңа Арыш).
2. Артур Хәбибуллин (Шомбыт).
3. Азат Каюмов (Олы Елга).
70 кг.кадәр
1. Инсаф Әхмәтҗанов (Яңа Арыш).
2. Азат Хәйретдинов (Олы Елга).
3. Виталий Федоров (Зур Мәшләк).
70 кг.дан югары
1. Айназ Билалов (ДЮСШ).
2. Алексей Тимофеев (Шомбыт).
3. Гамил Шаһиев (Күгәрчен).
Командалар арасында 304 очко җыеп Яңа Арыш командасы (рәсемдә, тренер А.Садыйков) беренче урынны яулады. Келәм хуҗалары 6 призлы урын алуга ирештеләр. Котлы Бөкәш көрәшчеләре (тренер И.Гайфуллин) 176 очко белән икенче урынга чыктылар. Өченче урынны Шомбыт мәктәбе (тренер Р.Төхвәтуллин) көрәшчеләре алдылар.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм күчмә Кубок тапшырылды. Ярышларны оештыручылар матди ярдәм күрсәткәннәре өчен "Азык-төлек корпорациясе" җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Гөлүсә Хәлилова,
балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев