Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәй дә узып китте, укырга керешергә вакыт...

1 сентябрь көнне районның мәгариф учреждениеләрендә Белем көненә багышланган традицион тантаналар булып узды. Бу уку елында барлыгы 2679 укучы парта артына утырдылар. Шуларның 183 е беренче сыйныфка керделәр.

Котлы Бөкәш мәктәбендә кунаклар
Котлы Бөкәш мәктәбендә узган тантанада районнан, республикадан килгән кунаклар да катнашты. Бу мәктәпкә күрсәтелгән игътибар очраклы гына түгел инде. Озак еллар дәвамында әлеге мәктәп үзенең югары укыту-педагогик күрсәткечләре, БДИ нәтиҗәләре, шулай ук спорт, иҗаттагы казанышлары белән куандырып килә. Котлыбөкәшлеләрне котларга район башлыгы И.Валеев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуретдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары М.Козюров, ТР мәдәниятны яклау башкарма директоры Н.Хашимова, район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков, Балык бистәсе эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Мостафин килгәннәр иде. Иң элек кунакларга туган якны өйрәнү музеен күрсәттеләр. Аның җитәкчесе К.Ахунов Котлы Бөкәш төбәгенең борынгы заманнардан алып ХХ гасыр башына кадәр тарихы турында сөйләде. Күпсанлы экспонатлар кунакларда зур кызыксыну уяттылар.
Мәктәп спортзалында узган бәйрәмне директор Н.Сәләхиев ачып җибәрде. Кунаклар белән таныштырганнан соң ул мәктәп тормышы, аның казанышлары, уңышлары турында сөйләде. Быел Котлы Бөкәш мәктәбендә 200 укучы белем алачак. Бирдебәк, Мам.Каз. Чаллы, Бикчурай, Казаклар Чаллысы авыллары балалары да биредә укыйлар.
-Котлы Бөкәш мәктәбе үзенең казанышлары белән куандыра һәм районда иң алдынгылардан санала,-диде үзенең сәламләү сүзендә И.Валеев. -Бу традиция алга таба да дәвам итәр дип ышанам. Үз чиратыбызда без балаларга ныклы белем алу, ял итү өчен барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Балалар-безнең киләчәгебез бит. Яңа уку елында яңа уңышлар телим.
Аннары котлау сүзләре белән М.Нуретдинов, Р.Козюров, Н.Хашимова чыгыш ясадылар. Кунаклар буш кул белән килмәгән әлбәттә. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан заманча оештыру техникасы, ә беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары белән сумкалар тапшырдылар. Укучылар бәйрәм программасы хәзерләгәннәр. Беренче сыйныф укучыларының әдәби монтажын аеруча яратып карадылар тамашачылар. Кечкенә артистлардан да бигрәк ата-аналары дулкынланды. Яңа уку елының беренче линейкасы бәйрәмчә, тантаналы узды. Алда балаларны белем иленә булган озын, авыр юл көтә.
Хезмәтләренә күрә хөрмәт
Югары кунаклардан торган делегация бу көнне Шомбыт мәктәбендә дә тантаналы бәйрәмдә катнаштылар. Бу уку йорты да күп күрсәткечләр буенча районда алдынгылардан санала. Мәктәп яны участогындагы тәртип, яшелчә культураларының күплеге сокландыра. Шомбытлыларның спорттагы уңышлары да күпләргә мәгълүм. Анда быел Шомбыт, Яңа Сала, Чаллыбаш, Чыршылы Елга авылларыннан 137 бала укыячак. Аларны заманча компьютер техникасы белән җиһазланган якты, иркен сыйныф бүлмәләре каршылады. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары М.Нуретдинов билгеләп үткәнчә хәзер күп кенә авыл мәктәпләре шәһәрнекеннән ким түгел. Бу куанычлы күренеш. Чөнки авыл яшьләренә дә камилләшү, конкуренциягә сәләтле яшьләр булып формалашу өчен шартлар тудырыла.
Бәйрәм линейкасында Шомбыт мәктәбе директоры Р.Фәрзетдинов яхшы укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырды.
-Белемгә омтылыгыз, кызыклы, тулы канлы тормыш белән яшәгез. Моның өчен сезгә яхшы шартлар тудырылган,-диде район башлыгы И.Валеев. (Сүз уңаеннан, Шомбыт мәктәбе аның өчен дә кадерле, чөнки ул биредә югары сыйныфларда укыган).
Һәм тагын күңелле мизгелләр. Мәктәпкә һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды. Сабыйларның әдәби монтажы тамашачыларда елмаю уятты. Һәм, ниһаять, яңа уку елын башлануны белгертеп кыңгырау чыңлый. Балалар бүлмәләргә таралалар. Беренче дәрес районның башка мәктәпләрендәге кебек үк "Универсиада-2013" кә багышланган иде.
Рәсемнәрдә: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуретдинов тәбрикли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев