Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннар күңеленә җылы өстәп

"Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында, хәзер республика хастаханәләрендә ветераннар өчен бөтен уңайлыклары булган аерым бүлмәләр булдырыла. Суыткыч, телевизор, микродулкынлы мич, радиоалгыч, йомшак мебельләр,тәрәз төбендә үсеп утыручы гөлләр-өйләрдә күнегелгән уңайлыклар хастаханә палаталарында да "күчерелә". Безнең район үзәк хастаханәсендә дә сугышта катнашучылар өчен бөтен уңайлыклары булган палаталар булдырылды. Бүгенге көндә хастаханәдә 3...

"Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында, хәзер республика хастаханәләрендә ветераннар өчен бөтен уңайлыклары булган аерым бүлмәләр булдырыла. Суыткыч, телевизор, микродулкынлы мич, радиоалгыч, йомшак мебельләр,тәрәз төбендә үсеп утыручы гөлләр-өйләрдә күнегелгән уңайлыклар хастаханә палаталарында да "күчерелә".

Безнең район үзәк хастаханәсендә дә сугышта катнашучылар өчен бөтен уңайлыклары булган палаталар булдырылды. Бүгенге көндә хастаханәдә 3 урынлы 2 палата бар. Бүлмәләр якты, уңайлы. Бер палатада душ кабинасы бар, ләкин икенчесендә әлегә юк.

Баш табиб Мансур Китаев сүзләренә караганда,мондый уңайлыклы бүлмәләрнең саны киләчәктә артачак, җитешмәгән җиһазлар да булдырылачак. "Бу өлкәдә әле тагын бик күп эшләр башкарачакбыз",-диде ул.

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев