Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ветеран яши авылда

    Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Таһир Садретдиновны Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Сухарев өендә очраттым. -Аның кан басымы күтәрелгәч авыл фельдшеры Илсөяр Абдуллинаны чакыртканнар. Үзем дә аның артыннан ук килеп хәлен белеп китәргә булдым әле,-дип каршы алды ул безне. Авыл җирлеге башлыгы сүзенә караганда, бүген авылда ике генә сугыш ветераны...

    Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Таһир Садретдиновны Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Сухарев өендә очраттым.
    -Аның кан басымы күтәрелгәч авыл фельдшеры Илсөяр Абдуллинаны чакыртканнар. Үзем дә аның артыннан ук килеп хәлен белеп китәргә булдым әле,-дип каршы алды ул безне.
    Авыл җирлеге башлыгы сүзенә караганда, бүген авылда ике генә сугыш ветераны калган. Өчесе район үзәгендәге ветераннар йортына һәм шәһәргә балалары янына күченеп киткәннәр. Ә авылдан фронтка 417 кеше киткән, аның алтысы хатын-кызлар. Аларның 194 генә туган җирләренә әйләнеп кайтканнар. Бүген 89 яшен тутыручы ветеран Николай Константинович үзен яхшы хис итә. Ишек алдына чыгып йөрергә, өй тирәсен чистартырга ярата. Шушы нигездә төпчек малай булып дөньяга килгән ул. Әмма иркәләнеп үсәргә туры килми аңа. Авыр еллар бит. Тормышлары рәтләнеп китте дигәндә, сугыш башлана. Беренче көннән үк авылның бик күп асыл егетләре фронтка китәләр. 1942 елда абыйсы Сергейга да чират җитә. Шушы көннән ул аны бөтенләйгә югалта. 1943 ел башында 18 яше тулган Николайны да сугышка алалар. Кыска вакытлы күнекмәне Чебоксар шәһәре янәшәсендә үткәч, аларны алгы сызыкка Брянск фронтына озаталар. Ә ветеран өчен иң авыр еллар Смоленск өчен барган яу була. Бу авыр фронт елларын ул күп мәртәбәләр төшендә күреп уяна. Чөнки биредә аның бердәнбер туганы абыйсы батырларча һәлак була. Аннан соң өч көн үткәч, үзе дә шунда яраланып кыр госпиталенә озатыла. Җәрәхәте артык җитди булмаганга тиз аякка баса үзе. Аннан соң Николай Сухаревны элемтәчеләр частенә озаталар. Ә шатлыклы җиңү көнен отделение командиры, сержант Николай Сухарев Германиядә каршы ала. Ләкин аның өчен хәрби хезмәт тиз тәмамланмый. Аңа биш ел дәвамында яшь егетләрне сугыш күнекмәләренә өйрәтергә, халыкның иминлеген тәэмин итәргә туры килә. Ә күкрәгенә Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары һәм ике дистәгә якын сугышчан медальләр тагып туган авылына кайткач, ул Балык бистәсе МТСына эшкә урнаша. Автомобиль йөртүче фронтовик авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Тормыш юлдашы Анна белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Тик ветеранның бер кызы белән тормыш иптәшенең гомерләре кыска була. Бүген ул икенче хатыны Валентина белән гомер кичерә. Җиңү көнендә алар Ватан өчен һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салалар.
    Идрис Аметов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: