Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветеран янында кунакта

Язмыш шактый кыерсыткан Евдокия Денисовна Кузянинаны. Аның авыр тормышы илебезнең тарихыннан аерылгысыз. Шушы көннәрдә ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

13 яшьлек Дуся бер Казан гаиләсендә хезмәтче булып эшли. Өч ел буе хуҗаның балаларын тәрбияли. Авыл кызына туган йортыннан еракта яшәү җиңел булмый инде. 16 яшендә ул Казан авиация заводында эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач туган авылына кайта. 1942 елда аңа хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килә. Йөзләгән Балык бистәсе кызлары белән бергә Евдокия дә солдат шинеле кия. 3 ел дәвамында фронт юлларын таптый ул. Башта зенит дивизионында хезмәт итә, аннары телефончы-элемтәче була. Бик күп үлемнәр, кан-яшь күрергә туры килә якташыбызга. Хәрби юлын 1945 елда Германиядә төгәлли ул.
Сугыштан соң яңадан Казан авиация заводында эшли. Моннан 10 ел элек туганы Валентина Бабкина ялгыз калган карчыкны Олы Кульгага алып кайта. Сугышта катнашучы буларак Евдокия Денисовнага Балык бистәсендә фатир бирәләр. Әмма ул җәй көннәрендә авылда яши, кыш җиткәч кенә район үзәгенә килә. Аның тормышы, хезмәт юлы турында романнар язарга мөмкин булыр иде.
3 октябрьдә 90 яше тулган көнне Евдокия Денисовна Кузянина янына бик күп кунаклар кайтты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов, ЗАГС бүлеге начальнигы Р.Нәгыймова, Олы Кульга авыл җирлеге башлыгы А.Салмин, район социаль яклау бүлеге вәкилләре бар иде. Р.Гыйльманов юбилярга РФ Президенты В.Путинның котлау хатын тапшырды. Озын гомер, сәламәтлек теләде. Дулкынландыргыч әңгәмә бәйрәм өстәле артында дәвам итте. Үткәннәрне искә төшергәндә юбилярның күзендә яшь бөртекләре пәйда булдылар. "Игътибарыгыз, кайгыртучанлыгыгыз өчен зур рәхмәт",-диде Евдокия Денисовна кунакларны озатканда.
Рәсемдә: Е.Кузянина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев