Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә җир җиләге сатып та табыш кертәләр

    Кояшлы, җылы көннәр, җиләк-җимешнең мул чоры башланды. Витаминлы ризыкларны татып карау вакыты җитте. Иң беренчеләрдән булып каен җиләге өлгерә торгандыр. Башкалардан тәмлелеге, хуш исе белән аерылып тора ул. Вак кына булса да, минераль матдәләргә, витаминнарга бик бай. Халык медицинасы аны күп авыруларны дәвалау өчен куллана. Быел аның уңышы бермә-бер арткан....

    Кайберәүләр үзләре өчен җыя, кышка компот, кайнатмалар ясап куя. Кайберсе үзеннән артканын сата да. Бигрәк тә, автобус тукталышларында, базар тирәләрендә аны сатып торучы апаларны еш күрергә була. Быел каен җиләгенең бер литры 350-400 сумнан йөри, ә биш литрын бер мең ярымнан да табарга була. Бакча җиләге-виктория дә быел мулдан. Аның килосы базарда 150 сум.
    Кече Әшнәк авылыннан Рәшидә Хөснетдиновалар һәм Фәрит Шакировлар гаиләсе күп җиләклек аланга тап булган. Җиде дистәсен ваклаган Рәшидә апа: "Моның кадәр җиләкне гомеремдә беренче тапкыр күрәм", - ди, шаккатып. Алар ун литрлап җыйганнар. Шул ук авылныкы пенсионер Фәрит абый тормыш иптәше белән бергә җиде литр җыеп алган. "Быел узган елгыга караганда күбрәк булды. Яуган яңгырларның файдасы булгандыр", - ди ул сөенеп.
    Наратлы авылыннан Мөслимә Мөхәммәтҗанова быел июнь башыннан ук җиләккә төшә. "Май ае җылы килү сәбәпледер, быел җиләк иртә өлгерде. Июньнең егермеләрендә генә җыйган чаклар да булгалады", - ди ул. Көненә 14-20 литрлап җиләк җыеп сата Мөслимә апа. Урманлыкка алар тормыш иптәше белән бергә йөри. Ял көннәрендә балалар белән оныклар да иярә икән. "Дүрт яшьлек оныгым да җыя белә", - дип горурлана ул. Аның үзе белгән сатып алучылары бар. Яңаларын да табып тора. Район үзәгенә заказ белән генә китереп сата.
    -Ходай биргән хәзинәне таптап йөреп булмый. Булдыра алганча җыябыз әле, - ди 78 яшен тутырган Асия Кәбирова. Узе Починок авылыннан. Шул тирәдәге урманнардан көн дә бишәр литрлы чиләкне тутырып кайта ул. Үзеннән калганын сата да. Унган-булган бу әби барысына да өлгерә: шәлен дә бәйли, намазын да укый. Җиләклектән төшке ашка кадәр кайтып җитә торган булган. Бүген озаклап йөргән. "Урманга кергәч, бөтен авыруларым юкка чыга. Җиләк җыярга яратам мин", - ди ул.
    Бу табигать биргән иң чиста продуктларның берсе. "Бер стакан тирәсе каен җиләге ашаган кеше, еллык витамин туплый", - ди халык.
    Гөлназ Зарипова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: