Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзгәрешләр күз алдында

    Әле узган атнада хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр ктанашында узган киңәшмәдә муниципаль район башлыгы И.Г.Валеев терлекчелектә удар ункөнлек игълан ителүен белдергән иде. Шуннан соң нинди эшләр башкарылган соң?

    Әнә шушы сорауларга җавап табу нияте белән "Кама" агрофирмасының Олы Елга терлекчелек комплексында семинар оештырылды. Аны хуҗалык җитәкчесе Камил Садыйков ачып җибәрде.
    -Безнең биредә 2000 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Аның 667 се савым сыерлары. Монда бүген 16 савымчы эшли. Аларның уртача айлык хезмәт хаклары 10 мең сум тирәсе. Һәркөнне хуҗалыгыбыз хәзерләүләр пунктына 9 тоннага якын сөт озата, ә хуҗалыкта терлекләр саны 4 меңгә башка җитте,-дип ул башкарылган эшләр, алда торган планнары белән таныштырды.
    Шуннан соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин сүз алды. Бүгенгесе көнне терлекчелек продукциясе күләмен арттыру буенча урыннарда бөтен мөмкинлекләр булуын әйтте, бер хуҗалыкта да азык кытлыгы булмавын белдерде. Димәк урыннарда терлекчелеккә көндәлек игътибар гына җитми, дип һәркемгә биредә күргәннәрдән тиешле нәтиҗә ясарга кирәклеген әйтте.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев та үз чыгышында комплекста һәм тулаем агрофирмада башкарылган эшләргә киң тукталды. Шулар мисалында урыннарда зооветеринария таләпләрен төгәл үтәп ашату технологиясен бозмыйча эшләргә кирәклеген ассызыклады. Аннары семинарда катнашкан хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, фермерлар һәм гаилә фермалары башлыклары комплексның тудыру бүлегендә, бозаулар асрала торган биналарда булдылар. Монда әллә ни зур үзгәрешләр булмаса да, һәр җирдә тәртип, чисталык күзгә ташлана. Районыбызның барлык хуҗалыкларында да менә шушындый ук тәртип булдырырга кирәклеген, сыерларның продуктлылыгын күтәрү буенча нәтиҗәле эшләр башкарырга кушылды. Район ветеринария станциясенең бактериаль лаборатория башлыгы Александр Кузнецов та үз чыгышында барысы да терлекләрне дөрес ашатуга бәйле булын әйтте. Күп хуҗалыкларда әле азыкның сыйфаты тикшерелмәвенә борчылуын белдерде.
    -Камалылар, мәсәлән, тикшерү үткәргәнгә малларны баланслы ашату оештыралар. Бар тарафта да технология дөрес үтәлә, уңай нәтиҗәләр дә шуңа күз алдында,-диде ул.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре игълан ителгән ункөнлек белән генә чикләнмичә, һәр хуҗалыкта терлекчелеккә зур игътибар бирергә кирәклеген искәрттеләр. Яхшы сыйфатлы продукция җитештерүне көндәлек бурыч итеп куйдылар.
    Рәсемдә: терлекчелектә эшләүче хезмәт алдынгысы Әсәдулла Юнысов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: