Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Уйна, гөрлә, балачак!

    Бүген районыбызның "Яшьлек" стадионында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күңелле чара узды.

    Иртәдән үк җиһанны җылыткан кояш нурлары, кәефне күтәргән күңелле музыка балаларны бәйрәмгә дәште. Биредә район Мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге, халыкны социаль яклау бүлеге-һәркайсы үз аланын булдырган. Ә анда ниләр генә юк! Мәдәният йорты әзерләгән "Әкият аланы"ның сихри гүзәллеге үзе үк ни тора! Балалар андагы әкият персонажлары белән төрле уеннарда катнаштылар, социаль яклау бүлеге оештырган уемтыклар (пазлы) җыю белән шөгыльләнделәр, иҗат үзәге оештырган боулингта, җептән уенчыклар кисеп алуда һәм башка бик күп бәйгеләрдә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бер читтә нәниләр хыялларындагы рәсемнәрен асфальтка төшерделәр, шунда ук җыр-биюгә осталар тирәсенә сәнгатькә гашыйк тамашачы җыелды. Футбол яратучылар исә стадионда Илшат Шәймәрданов призына 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк балалар командалары арасында барган матчны тамаша кылдылар.

    Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев бәйрәмгә килүчеләрне Халыкара балаларны яклау көне белән ихлас тәбрикләде, матур теләкләрен ирештерде. Шулай ук Балык бистәсеннән Рәмзия Шәфигуллина, Гүзәл Гыйльманова, Дания Фәттаховаларга "Ана капиталы" сертификатларын тапшырды.

    (Тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укый аласыз)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: