Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Уңыш быел мул булды”,– диләр алар

    "Азык-төлек корпорациясе" кырларында быел бәрәңгедән моңарчы күренмәгән мул уңыш җыеп алуга ирешкәннәр. Моны үз күзебез белән күреп тә инандык.

    Хуҗалыкның Иске Арыш бригадасы кырында "икенче икмәк"не 50 гектарда утыртканнар. Аның берничә сортын игеп үстергәннәр алар. Әлбәттә, үзвакытында ашлама кертү генә түгел, сугарырга да онытмаганнар. Җәйге эссе көннәрдә Касыйм Галиев белән Наил Нургалимов бер-берсен ял иттереп тәүлек буена ясалма яңгыр яудырганнар. Шуңа уңышы да куанычлы. "Удача", "Невский" сортлары быел аеруча югары уңыш биргән.
    -Бу сортлар инде республика шартларында сынау үтеп халык арасында зур популярлык казанды. Явымсыз, матур көннәрнең кадерен белеп эшлибез. Шуңа аны югалтуларсыз җыеп алу өчен көнозын тырыш хезмәт куябыз,-ди хуҗалык идарәчесе Фәргать Галәветдинов.
    Ә бәрәңгене казыту тракторчылар Рәкыйп Гыйлемханов белән Наил Ибәтовка йөкләнгән. Җир өстендә бәрәңге бераз кипшенә башлагач, аны Иске Арыш, Балыклы Чүкәй авылы кешеләре җыярга булыша. Быел шулай ук элеккеге күркәм гадәт буенча мәктәп укучылары да читтә калмаган. Хәтта Яңа Арыш, Югары Тегермәнлек мәктәбе коллективлары да Иске Арыш мәктәбе укучыларына кушылганнар. Укучы балалар белән бергә, ярдәмгә килгән авыл халкы да эшне күңел биреп башкара. Шактый олы яшьтә булуларына карамастан, Әминә Гарипова, Зәкия Шиһапова, Сәлимә Хисаметдинова, Рәшит Гарәфетдинов, Зөфәр Шәмсетдинов кебек хезмәт ветераннары эшенә сокланмый мөмкин түгел.
    -Бәрәңгесе дэ эре, матур бит. Мондый вакытта ничек инде өйдә утырасың,-диләр алар, мул уңышка сөенеп.
    Ә челтәр капчыкларга бәрәңгене сортларга бүлеп тутыралар. Эрерәкләрен ярминкәгә, халыкка сатуга озаталар, ә ваграк орлыкны киләсе елга утырту өчен подвалга ташыйлар. Бу эштә монда Хәмәтнур Баһманов белән Ленар Габделгазизов зур өлгерлек күрсәтә. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр кырда эш темпын киметмәс өчен барысын да алдан уйлап эш иткәннәр. Чүпләүчеләрдән соң утырып калган челтәр капчыкларны Фаяз Шәйхиев, Альберт Минвәлиев, Фәнис Нуруллин, Фердинанд Гәрәев, Рафаэль Нургалиев җәһәт кенә трактор арбасына төяп ындыр табагына юл тоталар. Ә анда аны склад мөдире Марат Зәйнуллин үлчәп кабул итә. "Икенче икмәк" алу эше хуҗалыкта уңышлы, көйле бара. Тик менә табигать шартларының көйсезлеге генә беркадәр борчый аларны.
    -Җирләр кипшенеп, көннәр утырып китсә тагын 3 көнлек эшебез калды,-ди идарәче Фәргать Галәветдинов. Хуҗалыкның бәрәңге кырында эшләр әнә шулай оешкан төстә бара. Иң сөенечлесе, югалтуларга да юл куелмый.
    пенсиядәге өлкән яшьтәгеләр Сәлимә Хисаметдинова белән Рәшит Гарәфетдинов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: