Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урак батырларына хөрмәт

Район хакимияте авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә быел урып-җыюда иң яхшы эшләүче комбайнчыларны бүләкләү чарасы булдырган иде. Ул һәр атна йомгаклары буенча тантаналы төстә комбайнчыларның эш урыннарында тапшырыла.

Район җитәкчелеге быел да атналык йомгаклар буенча урак батырларын тәбрикләү, аларга акчалата бүләкләр тапшыру кебек кызыксындыру чарасын яңартып җибәрде. Шулай итеп уракның беренче атнасы йомгаклары буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар исемлеге мәгълүм булды.
Урып-җыю көндәлеген райондашларыбыз мөгаен, зур кызыксыну белән күзәтәләрдер. Аның беренче атнасы шактый киеренке узды. Белгәнебезчә, районда урып-җыю эшләре быел алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә иртәрәк башланды. "Кама" агрофирмасы комбайнчылары аңа районда беренчеләрдән булып җиңел кулдан 12 июльдә керештеләр. Шуннан соң башкалар да әкренләп кушылып китте. Ул көннән көн югары темп алды. Чөнки көннәр артык коры торганлыктан игеннәр дә тиз саргаеп өлгереп җиттеләр. Камалыларның эш башыннан 5 комбайннары кырда икмәк суктыра. Әлфәт Шәйхетдинов бүген хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә беренче урында бара. Ул урып-җыю башыннан комбайны бункерыннан 600 тоннадан артык ашлык суктырып озаткан. Чирек гасырга якын инде штурвал артында уракта катнаша ул. Бу эшкә егет мәктәптә укыган елларында ук ныклап торып өйрәнә. Олы Елга мәктәбен тәмамлаганда урта белем турында аттестат белән аңа тракторчы-машинист таныклыгы да тапшыралар. Менә шуннан башлана аның мөстәкыйль хезмәт юлы. Әлбәттә инде әтисе Барый абзый белән әнисе Мөршидә апаның да балаларына төпле хезмәт тәрбиясе бирә алулары эзсез калмаган. Аларның 8 баласы да авыл хуҗалыгы хезмәте серләренә өйрәнеп районыбызда эштә калганнар. Әлфәт бу изге традицияне уңышлы дәвам итә. Ул улы Алмазны да инде күптәннән бу һөнәр серләренә төшендерә. Алар бишенче ел бергә урып-җыюда катнашалар. Ә кем белә, киләчәктә бәлки әле Алмаз әтисе кебек район күләмендә данлыклы игенче булып китәр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов аларга шундый олы теләкләрен җиткереп, акчалата бүләк тапшырды. Шуннан соң без хуҗалыкның Саескан Тавы юнәлешендәге арыш кырына юнәлдек. Биредә эшнең болай соңга калуының да үз сәбәпләре бар икән. Яхшы сортлы, инде тәмам өлгереп җиткән бу арышны чәчүлек орлык өчен суктыралар. Уңышы да елына күрә яхшы. Аннары комбайнчылар да берсеннән-берсе тәҗрибәле осталар. Кыр казлары төсле тигез рәткә тезелеп килүче "кыр кораб"ларын Иван Фәсхиев җитәкли. Зиннур Сибгатуллин, Сәмигулла Нәбиуллин, Динар Шәкүровлар да эштә сер бирмиләр. Динар, мәсәлән, "Дон" комбайннары арасында уракның беренче атнасы йомгаклары буенча беренче урында бара. Ә икенче-өченче урыннарда "Ильман"нан Николай Маркелов белән "Аяз-Ойл"дан Айрат Гайнуллин киләләр. Ә менә СК-5 комбайннары арасында әлегә "Арыш" җәмгыятеннән Рөстәм Низамиевкә тиңнәр юк. "Урахча" хуҗалыгының мактаулы комбайнчылары Рәис Мостафин белән Рәлиф Гарипов икенче-өченче урыннарга ия булганнар. Бу көнне аларның барысына да олы хезмәт уңышлары теләп бүләкләр тапшырылды. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә, игенче дуслар!
Рәсемдә: Алдынгылар бүләк ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев