Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиаданы каршылап

15 май көнне республикабыз мәктәпләрендә тиздән Казанда узачак Универсиадага багышланган ачык дәресләр, спорт ярышлары булды. Масловка мәктәбендә дә бу чара зур оешканлык белән үткәрелде.

Масловка укучылары янына кунакка республикабыздан делегация дә килгән иде. Федераль казначействоның ТР буенча идарәсе начальнигы урынбасары А.Хәсәнов һәм ТР фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Д.Абдуллинны район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков озатып йөрде.
Стадионда чын спорт бәйрәме оештырылган иде. Анда Универсиаданың символик утын тантаналы рәвештә каршыладылар. Ярышларның флагын күтәрделәр. "Тизрәк, югарырак, көчлерәк"-һәр ярышның төп лозунгы. "Күңелле стартлар" конкурсында балалар белән бергә ата-аналар да ярыштылар. Җиңүгә омтылыш өлкәннәрне дә балаларны да берләштерде инде. Әниләр, әтиләр, уллар һәм кызлар көчлелектә, җитезлектә, осталыкта ярыштылар. Бу юлы да дуслык җиңде инде. Ә күршедәге секторда Масловка, Олы Елга, Олы Әшнәк мәктәбе укучылары биеклеккә сикерүдә көч сынаштылар. Аннары шул ук командалар эстафета йөгерделәр.
Масловка мәктәбендә спортка багышланган ачык дәрес үткәрелде. Биредә шулай ук җиңүчеләр бүләкләнде. Универсиада дирекциясе вәкиле бу халыкара ярышлар турында сөйләде. Слайдлар һәм фильм беркемне дә битараф калдырмады инде. Бик күпләрдә әлеге зур спорт форумына бару теләге уянгандыр, мөгаен. Бу хыял тормышка ашмаслык түгел. Чөнки Универсиада теләге булган һәркемне кунакта көтә.
Рәсемдә: Масловка мәктәбендә ачык дәрес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев