Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул озак яшәргә лаеклы һәм хаклы әби!

Соклануымның, гаҗәпләнүемнең дә чиге юк. Күз генә тимәсен берүкләр Маһисания әбигә! 102 нче яшен ваклауга карамастан хәтере, акылы, шуклыгы, җитез хәрәкәтләре, сәламәтлеге белән күпләрнең борынына чиртерлек әби әле ул!

Районыбызның иң өлкән яшьтәге әлеге йөзьяшәре-Маһисания әби Сәлахетдинова Иске Арыш авылында кызы Нурания белән кияве Нургали янәшәсендә гомер кичерә. Инде берничә дистә еллар элек бакыйга күчкән Гыйльметдине белән дөньяга биш бала бүләк иткән алар. Бүләк иткәннәр диюемнең сәбәбе шунда ки, бишесе дә тормышта үз урыннарын табып, матур гаилә тудырып, хезмәт урыннарында уңышларга ирешеп, күпләр өчен үрнәк өлге булып яшиләр. Иске Арышта берәр истәлекле бәйрәм билгеләнде исә, ул-кызлары, онык, оныкчыклары белән 32 җан булып кайтып төшәләр. Маһисания әбигә аеруча игътибар, хөрмәт-ихтирам бу нәселдә.
-Аллаһының биргәненә шөкер, кайсы балама, баламның баласына гына тукталмыйм, алардан бары тик кадер күрәм, татлы сүзләр генә ишетәм. Гомерем күбрәк Нругали киявем янәшәсендә үткәнгә, аңа аеруча рәхмәтлемен. Шулкадәрле игътибарлы булса да булыр икән. 50 елга якын бергә яшәгән Гыйльметдинемне хәтерләтә дә тора. Ул да гел Маһисаниям генә дип тора иде,-ди әби.
Инде сугышка киткәндә өченчегә авырлы калган ул. 29 яшьлек яшь хатын иңенә тормыш үз йөгенең камытын кидергән дә куйган: "Сыкранма, бер син генә түгел, әнә ил белән, тарт имеш". Ирсез яшәлгән 7 ел эчендә бу сүзләрне аз ишетмәгән ул. Җәен арба тәртәсеннән, кышын чана бауыннан бушамаган ана. Ә балага ана назын әллә каян килеп яследә эшләүче хезмәтче биреп җиткерә алмагандыр шул. Көннәрдән бер көнне яследән кайта-кайтышка өченче нарасыен мәңгелеккә югалта Маһисания.
Ә итәккә ябышып йөрерлек Фәүзиясе белән Нураниясе көлтә арасында, печән покосында, бәрәңге буразнасында үсәләр.Юл эшләрендә газап чиккәннәрен, орлык, печән артыннан Кама ярларына, Лаеш өязләренә барып, салкын бураннарда адашып, аяктан егылып, хәлсезләнеп, тезләнеп, өйгә кайтып кереп, туйганчы елаганнарын да онытмаган, ачынып барлый әле Маһисания әби.
-Балам, белсәң иде Гыйльметдинемне ничек көткәнемне. Сугыш тәмамлангач та ике елдан соң гына кайтып төште бит әле ул. Кызларым-сабыйларым белән көне буе колхоз бәрәңгесен алып, эт булып кайтып егылдык. Төнге сәгатьләрдә тәрәз шакыганга уянып киттем. Бу вакытта берәр усал-унтагайдыр диеп, ничек кычкырганымны да абайламый калдым. Ә тәрәз артында шыңшый-шыңшый елаган тавыш ишетәм. Гыйльметдинем кайткан. Түзгән йөрәгемә рәхмәт,-дип искә ала ул ялгызлык кләймәсеннән азат булган сәгатьләрен.
Аннан, үзе хикәяләвенчә аның иң матур тормыш еллары башлана. Шуларның бизәге булып тагын өч бала дөньяга аваз сала. Сөләйман, Гашия, Рафаэль. Эштән чирканмаган ир белән хатын гаиләне озак еллар тазалыкта, җылы канат астында яшәтәләр.
-Гыйльметдинем бигрәкләр дә әйбәт кеше булды. Эшләсәң генә бара ул тормыш дия иде. Механизатор, тимерче, итекче, олтанчы, каравылчы да булды. Кешедән ким-хур яшәмәдек. Балаларга дөрес тәрбия бирә алдык,-ди Маһисания әби.
Үзенең дә куллары алтын булган шул. Гаиләсе, күрше-күлән, тирә-як өчен шәлен, оекбаш-бияләйләрен, утыргыч киезләрен бәйләгән, кием-салымын да үзе теккән. Өйдәгеләрнең әйтүе буенча, әле бер-ике ел гына бу шөгыльләреннән тукталган. Шулай да, тыңгысыз йөрәк түзәмени ул, узган ел олы кызы-Фәүзиясе ерактан кунакка кайткач, яшертеп кенә аңа атап ике чигүле башмак бәйләп бүләк иткән.
Маһисания әби белән утыруы үзе бер ләззәт. Шундый сөйкемле, телгә татлы булуы үзенә магнит сыман тарта да тора. Караваты янәшәсендә генә ире белән яшь чакта төшкән фоторәсемне кадерләп саклый ул. Бик тартынып тормады тагын: "Менә улым, карале, Гыйльметдиннән дә матур кешене очратканым юк минем",-дип үз печатен ябештерде дә куйды. Чынлыктан да, бик матур, тиң парлар булганнар икән: берсе-баһадир, икенчесе зәвык белән киенгән, чибәр актриса, гүя! Маһисания әби хәтер сандыгыннан хатирәләрне бушата да, бушата гына. Хезмәттә, гаиләдә генә түгел, авыл мәҗлесләрендә табын тотучылар да алар булганнар икән лә бит. Гыйльметдин ага оста гармунчы, ә Маһисания әби исә моңлы җырчы данын йөрткәннәр. "Йөз яше тулганда безгә биеп тә күрсәтте әле ул",-дип куйды оныгы Регина.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X