Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул кайда да булдыра

Авыл иртә уяна. Таң әтәчләре кычкырганчы иң элек терлекчеләр маллар янына ашыгалар, аннары механизаторлар техника утарына юл тоталар. Моңа карап аларның берсенең дә эш сәгате иртә тәмамланмый.

Яңа Арыш авылында яшәүче Кәримовлар да һәркөнне бервакытта диярлек эшкә чыгып китәләр. Гөлнар фермада сыер сава, Илдар менә дигән механизатор. Бу хезмәтне бик кечкенәдән үз итә ул. Балачактан әтисе Мөхәммәт абзый тракторына утырып йөрергә яраткан. Тик ни кызганыч, ул иртә вафат булган. Шуңа гаиләдә олы малай буларак бик яшьли әнисенә булышып үсә ул. Җәйге каникул чорларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Ә инде мәктәпне тәмамлаганда урта белем турында аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы да алып чыккан. Шулай итеп аның тракторга утырып эшләвенә дә быел 20 ел тулды. Хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуровтан да аның турында бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килде. «Нинди эш йөкләсәң, шуны булдыра. Тракторда да, комбайнда да, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә дә актив катнаша»,-ди җитәкче. Гомумән авылда абруйлы гаиләдән исәпләнә ул. Гөлнар күп еллардан бирле терлекчелектә, элек бозаулар караган, хәзер сыер сава. Ә Илдар алтын куллы механизатор. Икесе дә хуҗалык эшендә булганга, Илдарның әнисе Минҗамал апа йортта төп терәк. Балаларны үстерешергә, йорт-җирне тәртиптә тотарга, хәтта терлекләрне карашырга да булыша ул. Ә абзарларында бүген ике баш сыер, бер тана, 7 баш терлек бар. Биредә һәр эшчән гаиләдә диярлек терлекне шулай күп асрыйлар. Гаилә башлыгы Илдар да кечкенәдән маллар янында кайнашырга ярата икән.
-Авыл җирендә яшәгәч терлек тотмыйча булмый шул. Халык бер дә юкка гына сыерлы гаилә, сыйлы була, дими бит. Сөт сатудан гына ай саен 15 әр мең сум акча алабыз, бик ярап куя,-ди Илдар.
Аннары хуҗалыкта да эш кешесенә кадер-хөрмәт зур. Терлек азыгы белән дә проблема юк. Көнозын диярлек эштә булган кешенең печән әзерләргә вакыты кала мени соң? Ә ял дигәннәре механизаторларга сирәк эләгә. Авыл җирендә эше дә бит бер-берсенә ялганып кына бара. Күптән түгел язгы чәчүне тәмамладылар, инде менә терлек азыгы хәзерләргә дә вакыт җитте. Илдар да быел алтынчы сезонын "Ягуар" комбайнында эшлиячәк. Ә аңа кадәр ул 14 ел "КСК-100" комбайны белән яшел масса ваклатуда хезмәт куйган. Кыш айларында да тик утыруны белми егет. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә катнаша. Соңгы 13 елын тимерчелектә, язгы чәчү вакытында һәр елны диярлек тракторга утыра. Хезмәттәшләре дә аннан канәгать.
-Мондый асыл егетләр күбрәк булсын иде, бар эшне дә булдыра. Ул безнең универсаль хезмәткәр, кулыннан килмәгән эше юк,-ди хуҗалык бригадиры Илдар Гыйльмеханов.
Әйе, бүген авылны нәкъ менә шундый хезмәт сөючән, тырыш гаиләләр яшәтә дә инде. Халык әйтемендәге кебек Илдар да тормыштан ямь, эшеннән тәм табып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: передовые работники сельского хозяйтсва