Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ул Бистәгә, ә Бистә аңа бурычлы...

    Язмышына, үткәненә, бүгенгесенә нык канәгать Шамил Кәрим улы. Тормыш буыннарын сүтеп җыйган сәгатьләрендә әле дә барысын фильм тасмаларындагыча күзаллый ул. "Заяга узмаган гомерләр", диеп шөкер-ана кылуы да хаклыкка туры килә.

    Игътибар итсәгез, инде ничә дистә еллар һәр иртәдә, ә инде тәүлек сүтелгәч, кичке эңгер-меңгердә һәрчак пөхтә киенгән, ак күлмәк-галстуктан ыспай гына берәү атлый. Күпләр аны таный, сәламли, еш кына туктатып мизгелләр ышыгында гапләшеп тә алырга өлгерәләр. 42 ел гомерен безнең районга, аның халкына, социаль кыйбласына багышлаган бу асыл мишәр егетен кем генә белмәсен соң?
    Бары тик Мәскәү өлкәсендә шахтер гаиләсендә туып, Чүпрәле районында белем эстәнеп йөргән чаклары гына безнең өчен томаннар артында сыман. Ә аннан Балык бистәсе район авыл хуҗалыгы идарәсендә мелиоратор, төгәлрәге инженер-гидротехник вазыйфасы тәртәсенә гөбектә, терекөмеш елгырлыгында килеп кергән Шамил Мәхмүтовны ул еллар аксакаллары әле дә хәтерлиләр булса кирәк. Әле анда, әле монда очкынланып йөргән егетне тиз таныйлар районда. Көннәрдән бер көнне ул райком бусагасыннан Масловкага адресланган "партком" тәкъдиме белән килеп чыга. 47 коммунист исәпләнгән, вакытында шактый авторитетлы оешмага "кодалыйлар" үзен. Ышанычны тиз аклый Шамил Мәхмүтов.
    -Кырмыскалар оясын хәтерләткән, һәрберсе үзгә бер характерлы коммунистларны берләштергән йодрык-оешма-минем өчен авторитет, ышаныч, кирәк вакытта калкан да булып торды,-ди ул шул еллар хатирәсен барлап. Кыска гына вакыт эчендә, оешмага тагын 17 кеше сафка баса. Ул вакытларда пионер, комсомол, коммунист булу өчен нинди иләктән үтәргә, ничә пот "тоз ашарга", "лаеш шулпасы" чөмерергә кирәк булуын шул чор, буын вәкилләре яхшы, бик яхшы хәтерлиләр. Сафка басу бер кыйммәт булса, синең өлешкә тигән ышанычны аклап яшәү икеләтә бәһалерәк тә булгандыр мөгаен.
    -Оешмада һәр ике коммунистның берсе үрнәк өлге, остаз булгангамы, бездә тәрбиясезләр, тәртәгә тибүчеләр булмады. Нинди генә яхшы башлангыч белән чыгылса да, хуплап алынды. Әнә, алма бакчасы өшегән елның икенчесендә 500 гектарда алма бакчасын яңартып утырттык. Эшнең башында коммунистлар йөрде. Ни генә әйтеп сүкмәсеннәр, мин коммунистлар тәрбиясен әхлаклылыгы ягыннан бик нык өстен куяр идем,-ди Шамил.
    Үз бәһаләмәсе үзенә әйләнеп кайтсын, үзе дә тәрбияле, кешелекле булган югары оештыру сәләтле кеше ул. Шундый күркәм сыйфатлары фәрештә канатларыдай булышкандыр, кайда гына, нинди генә вазыйфа башкармасын-ахыргы нәтиҗәләре белән мактанып, горурланып яшәрлеге бар. Яшерен-батырын түгел, нәрсәгә генә алынмасын тамырдан кубара, өзеп ала торган мишәрлеген билгеләп үтми һич мөмкин түгел. Суда батмас, утта янмаслыгы характерына чат бәреп чыккан.
    1984 елда сугару җирләрен эксплуатацияләү участогын ачкан шәлдә (авт.ул начальник булып билгеләнә!) кыска гына вакыт аралыгын участокка 46 берәмлек техника кайтара. Берчакны, югарыдагы шефы: Шамил мин бит сиңа 20 генә техникага кул куйган идем, ә калганнары ничек сиңа кайтты дип куя. Шеф белән мөгаләмә яхшы булганлыктан файдаланып: әле сезнең ике яхшы урынбасарыгыз да бар бит, диеп җаваплый ул. Дөрес, ул елларда эшләгән атны тыймадылар, хупладылар гына. Кыска гына вакыт эчендә эшче-кадрлар өчен тулаем 22 квартиралы 11 йорт торгызылган икән, бу тырышулары читләр өчен булмаган бит инде. Әле дә бистәлеләр яши аларда. Аннан килеп ул коллектив 27 плотинага "җан өргән" икән-алар бит бүгенге көндә дә бистә халкына хезмәт итәләр.
    Инде шуннан соңгы елларга якыная төшсәк, Шамил Кәрим улының 8 елдан артык гомере элемтәчеләр белән иңгә-иң торып үтте. Бүген райондагы телефон элемтәсе, Интернет челтәре, цифрлы телевидение белән күкрәк кагып сөйләшәбез икән, беренче чиратта район хуҗалары рәхмәт үзәгендә торса, аннан без көнен-төнен онытып, электр элемтәсен заманча үзгәртү, яңарту өчен җаны-тәне белән йөгергән шушы мишәр канлы Шамилга бурычлыбыз.
    Күрмәгән, белмәгән техникага тәк кенә ябышып булмый: 8 кеше читтән торып техникум тәмамлаган, 2 се институт дипломлы булган, әнә тагын ике егет инстиутта көндезге укуда белем үзләштерәләр.
    -Һәр көн яңалыклары, үзгәрешләре белән туган заманда без дә калышырга тиеш түгелбез,-ди ул.
    Бүген район авыллары волоконоптик югары тизлектәге линиягә тоташкан. 20 авылда, 3200 кулланучы цифрлы телевидение карыйлар, Интернет хезмәтеннән файдаланалар. Якын вакытта Ямаш, Күки, Мәшләк, Тулуш, Әшнәк, Ырга кебек тагын 10 нан артык авыл кешеләренә шушындый олы бәхет елмаерга тора. Шушы максатка инвестиция кертү мәсьәләсенә нокта куелып ята. Хәрәкәттә бәрәкәт, дигәндәй, ими сорамаган балага авызлык каптырмыйлар. Ә ул чаба, йөгерә, юлын таба, кыенлык килгәндә, абынган чагында исә күтәреп җибәрергә район хуҗалары аның беренче ярдәмчеләре. Хуҗаның кемлеген белим дисәң, мәкальдәгечә: бал мичкәсен тышыннан танып була. Административ бинаны яңарту, кабинетларны җиһазлау, яңа элемтә станцияләре, линияләре өчен 26 миллион сум финанс табылган. Монда да: "мә балам", дип алдына китереп салмаганнардыр. Азык эзләүчене аягы туйдыра.
    -Киләсе елда район үзәген, яңа төзелеп ятучы районнарны да кертеп, тулысынча кабельле телевидениеле итәргә уйлап торабыз. Бу җәһәттән "Агрохимсервис" тирәсендәге кешеләргә Яңа елга Кыш бабай күчтәнәче әзерләдек. Алар Яңа ел киченә цифрлы телевидение линиясенә тоташтырылып бетәчәкләр,-ди Шамил Кәрим улы.
    Язмамның герое белән очрашкан сәгатьләр минем файдага эшләнде ул көнне. Һәрбер минуты чылтыраудан торды булса кирәк. Ә чылтыраулар гади генә түгел, һәрберсе котлау, тәбрикләүләр белән өндәүләнеп тәмамландылар. Түзеп-түзеп тордым да: Мин дә гомер бәйрәмең белән котлыйм Шамил әкә!-диеп кулын кысарга ашыктым. Ә ул хушлашканда берничә секунд вакыт табып: Әгәр минем хакта каләм кузгата калсаң, мин Бистәгә олы рәхмәтлемен, дигән йөрәк сүземне өстәргә онытма,-дип берничә тапкыр кабатлады. Мин үземчә уйларга чумып, бу сүзләрне хуплаган мәлдә: Син Бистәгә, ә Бистә сиңа бурычлы Шамил,-диеп җавап кайтарырга ашыктым. Икебез дә хаклы сыман тоелды миңа бу минутларда.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: